Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга Суворов хәрби училищесында юбилей чыгарылышы булды 

Бу — унынчы чыгарылыш.

Чарада Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, дин әһелләре, ата-аналар катнашты.

— Кадерле чыгарылыш укучылары! Алабуга Суворов хәрби училищесын тәмамлавыгыз белән котлыйм! Бүгеннән сез үзегезне Ватан өчен иң кирәкле — Эчке эшләр органнары сафларында хезмәткә багышлыйсыз. Хезмәт биографиягезнең беренче битләре Алабуга Суворов училищесында башланды. Биредә сез уку программасын уңышлы үзләштердегез, холкыгызны чыныктырдыгыз, билгеле бер күнекмәләр алып, булдыклылыкка өйрәндегез.


Алабуга Суворов училищесыннан чыгучы исемен намус белән акларсыз, республикабызның яисә Россиянең Эчке эшләр органнарына хезмәткә кереп, хокук саклауда ышанычлы терәк булырсыз дип уйлыйм. Хәерле юлга! — диде район башлыгы, укуларын тәмамлаучыларга мөрәҗәгать итеп.

Алабуга Суворов хәрби училищесы башлыгы Павел Валов егетләргә уңышлар теләде һәм үзләренә ышанычларын югалтмаска, училищеда өйрәткәннәрне онытмаска чакырды. 

Тәбрикләүләрдән соң Рөстәм Нуриев һәм Павел Валов чыгарылыш укучыларына аттестатлар һәм училищены тәмамлауга күкрәк билгеләре тапшырдылар. Тантанада шулай ук укучыларга һәм укытучыларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бирелде.

Владислав Просвирников Алабуга Суворов хәрби училищесының байрагы белән хушлашуда байрак йөртүченең мактаулы хокукына лаек булды, аннары Россия әләмендәге төсләрдәге шарлар суворовчылар кулыннан һавага очты.
Ата-аналар исеменнән Любовь Степанова чыгыш ясады:

— Өч ел сизелми дә үтте. Улларыбыз күп нәрсәгә өйрәнде. Кемгәдер кыен, кемгәдер җиңел булды, ләкин сез дөрес юл — Ватанга һәм халыкка хезмәт итүне сайладыгыз.

Любовь Николай кызының улы Никита бирегә сыйныфташлары белән бергә Ачык ишекләр көненә килгән булган. Шунда ук монда укырга карар кылган. Алга таба ул ЭЭМның югары уку йортына керергә җыена. 

Павел Сычевның әти-әнисе дә нык дулкынлана. 

— Суворов училищесын үзе сайлады. Без Самара өлкәсеннән. Алабугада шундый искиткеч уку йорты барлыгын без аның бирегә аннан бер ел алдан килгән дустыннан белдек, — ди Оксана Сычева.

Удмуртиядән Василий Корниловның әти-әнисе килгән, алар Василий киләчәктә полиция офицеры булыр дип хыяллана.

— Мин үзем полиция офицеры. Уку йортын сайлаганда, без аның абруена карадык, ерак та урнашмаган. Улыбыз биредә бик яхшы белем алды, спортта үсте, ул болай да спортчы иде. Монда тәртипкә, мөстәкыйльлеккә өйрәнде. Укытучылар һәм офицерлар бик яхшы, без аларга рәхмәтлебез, — ди Корниловның әтисе Андрей Виктор улы.

Алабуганың Суворов хәрби училищесы 2009 елда ачылган иде, ул СССР ЭЭМның Алабуга махсус милиция мәктәбе традицияләрен дәвам итә. 
Быел Суворов училищесын 44 курсант тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев