Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга «Татарстан — казанышлар республикасы» автобус турын кабул итте

Очрашуда катнашучылар Татарстан казанышлары белән шәһәр мәдәният йорты холлында урнашкан фотокүргәзмәдә таныша алдылар.

Алабуга халкы «Татарстан — казанышлар республикасы» автобус марафонында катнашты.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, ТР Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев Россия һәм Татарстанның 2018-2024 еллардагы казанышлары (5 ел) турында алабугалылар белән панель дискуссиядә сөйләштеләр. Дискуссиянең модераторы — ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова.

Гомумән алганда, Татарстанда 100 дән артык төрле республика һәм федераль проектлар һәм программалар гамәлгә ашырыла. Россия Президенты инициативасы белән оештырылган илкүләм проектлар аеруча мөһим. Очрашуда катнашучылар Татарстан казанышлары белән шәһәр мәдәният йорты холлында урнашкан фотокүргәзмәдә таныша алдылар. 

Чара ахырында катнашучылар алдында ТРның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары, республиканың халык артистлары һәм республиканың иң яхшы халык коллективларының берсе, «Агыйдель» җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев