Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга тәрбиячеләре «Россия тәрбиячеләре» VIII Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүче булды.

Алар — гомумүстерелешле 32 санлы «Садко» балалар бакчасының йөзү буенча инструкторы Наталья Немтырева һәм катнаш төрдәге 25 санлы «Чишмәкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Мария Исмәгыйлева.

Наталья Немтырева «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны физик үстерү, тәрбияләү һәм сәламәтләндерү буенча иң яхшы методик күнегү, сценарий һәм чара булдыру» номинациясендә җиңү яулады. Һичшиксез, һәр педагог балалар судан курыкмыйча, аңа кызыксыну белән күнексен өчен үз методикасын куллана. 32 санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең нәкъ менә йөзәргә өйрәнү һәм төрле ярышларда катнашу мөмкинлеге бар.
— Конкурска биргән идеяләребезнең берсе — безнең балалар бакчасы базасында Кыш Бабай призына региональ ярышлар уздыру. Аларда, кагыйдә буларак, өлкән һәм әзерлек төркемнәре балалары катнаша, — ди Наталья Немтырева.
Сүз уңаеннан, биредә балаларны өч яшьтән алып, балалар бакчасын тәмамлаганчы йөзәргә өйрәтәләр.
— Наталья Сергеевна, йөзүнең файдасы турында сөйләгез әле. Бар кеше дә спортның бу төре белән шөгыльләнә аламы?
— Һәр кеше дә йөзәргә өйрәнә ала. Тумыштан алып 90 һәм аннан өлкәнрәк яшькә кадәр. Монда күп нәрсә инструктордан тора. Гомумән, теләсә кайсы спорт төре, аерым алганда, бу беренче чиратта характерның чыныгуы. Икенчедән ул, һичшиксез, сәламәтлек. Су тынычландыру көченә ия, ул организм балансын тулысынча тәртипкә китерә. Монда барысы да үзара бәйле. Йөзү — кеше сәламәтлеге торышын яхшыртуга ярдәм итә торган иң яхшы спорт төре дип саныйм.
— Әгәр бала судан курка икән?
— Бу хәл ителә торган мәсьәлә. Яхшы тренер һәр кешегә, хәтта иң кечкенә сабыйга да үз җаен таба ала.
— Наталья Сергеевна, ни өчен сез нәкъ менә шушы һөнәрне сайладыгыз? Үзегез ничек йөзәргә өйрәндегез?
— Миңа 6-7 яшь булганда, чактан гына суда батмый калдым. Абыем мине йөзәргә өйрәтергә булды. Елга уртасында мине көймәдән төшерде дә: «Йөз!» — диде. Һәм мин йөзеп киттем. 80нче елда Алабугада Олимпия уеннары уңаеннан спорт бассейны барлыкка килде. Анда тренер йөзү белән шөгыльләнү өчен кечкенә спортчыларны җыйды. Мин дә йөзәргә өйрәнергә теләүчеләр арасында идем. Шуннан соң мин квалификацияле белгеч кенә йөзәргә өйрәтергә тиеш дигән фикергә килдем.
Наталья Сергеевна төрле педагогик мәсьәләләрне хәл итә. 32 санлы балалар бакчасында беренче көннәрдән үк «Гаилә спорт академиясе» спорт-сәламәтләндерү клубы оештырылган.
Балалар бакчасын тәмамлаучыларның берсе — Ангелина Шуралева Олимпия резервы мәктәбендә шөгыльләнә. Бакчага йөри башлаганда ул йөзә белмәгән.
Наталья Сергеевна ярдәме белән кыз су өстендә ятарга, суга чумарга, йөзәргә өйрәнгән.
— Йөзү буенча дәресләргә йөрүче балаларның йөз процентка йөзә белүләре белән горурланабыз. Шуңа күрә дә, бездә тәрбияләнүчеләр башка шәһәрләрдәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында үткәрелгән ярышларда җиңә. Йөзә белү — ул гомерлеккә, — дип ассызыклады тренер.
Наталья Немтырева үзенең шәхси үрнәге белән 30 ел дәвамында балалар һәм өлкәннәр йөрәгендә ялкын кабыза.
Алабугадан тагын бер җиңүче — катнаш төрдәге 25 санлы «Чишмәкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Мария Исмәгыйлева. Ул «Сәламәтлекне саклаучы белем бирү технологиясе белән эшләүче иң яхшы тәрбияче» дип танылды. Нәкъ менә 17 ел элек ул балалар бакчасына тәрбияче булып эшләргә килгән һәм шул вакыттан бирле күп кенә балаларны тәрбияләп чыгарган. Ул әле дә үзенең беренче чыгарылышын җылы хисләр белән искә ала.
— Минем беренче чыгарылыш балаларына инде хәзер 18 яшь. Быел аларның күбесе уңышлы гына югары уку йортларына керде. Урамда очрашканда алар һәрвакыт минем белән исәнләшә, кочаклап та ала. Һәрвакыт туган көнем белән котлыйлар. Һәрберсенең дә исемнәрен хәтерлим. Бакчада эшләүгә мине балаларга карата мәхәббәт этәрде дип кыю әйтә алам. Кечкенәдән үк тәрбияче булырга хыялландым. Мин үзем Мамадышта үстем, безнең ишегалдында миннән кечкенәрәк балалар бик күп иде. Дус кызым белән янәшәбездә «балалар бакчасы» оештырдык. Соңрак, Алабуга педагогика университетын тәмамлагач, мәктәптә практика уздым, ләкин шулай да балалар бакчасына эшкә барырга булдым. Шуны аңладым: бу минеке!
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә Мария Анатольевна (хәзер аның әзерлек төркеме) сәламәтлек саклау технологияләренә зур игътибар бирә, чөнки баланың сәламәтлеге теләсә кайсы белем бирү процессының төп бурычы дип саный ул. Балалар белән дәресләр вакытында төрле технологияләр кулланыла: хәрәкәтчән һәм спорт уеннары, бармак гимнастикасы, релаксация, күзләр өчен гимнастика, нокталы массаж, әкият терапиясе. Бу балага балалар бакчасында тулысынча үсәргә ярдәм итә торган мөмкинлекләрнең кечкенә генә бер өлеше.
— Мария Анатольевна, ә сез үз эшегездә нинди инновацион идеяләр кулланасыз?
— Бильгоу махсус балансировка тактасында физик күнегүләр башкару өчен билгеләнгән Баламетрикс тренажеры — ул хәрәкәтне координацияләргә, кулларның җитезлеген һәм моторикасын үстерергә ярдәм итә.
— Тәрбияләнүчеләрегезнең ата-аналары белән тыгыз элемтәдә торуыгызны беләм...
— Чыннан да, балалар бакчасында балаларны тәрбияләүнең уңышы күп яктан гаилә белән эшләүнең ничек оештырылуына бәйле. Ата-аналарны ял итүнең төрле формаларына җәлеп итү, аларның балалар белән бергә йөгерүләре, ярышулары — барысы өчен дә файдалы, әмма бигрәк тә балаларга, чөнки бу яхшы кәеф тудыра һәм үзара аралашудан зур шатлык китерә. Безнең балалар
бакчасында яшь актив ата-аналар клубы эшли, анда алар белем ала, балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча үзләренең белемнәре һәм күнекмәләре белән уртаклаша. Ата-аналар белән берлектә чыдамлыкны үстерү өчен «каршылыклар полосасы» булган мәйданчыкны җиһазландырдык. Минем девиз: «Сәламәт гаиләдә — сәламәт балалар!».
Нәтиҗәдә — мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында авыручылар саны кимү, шәхси гигиена күнекмәләрен формалаштыру, психоэмоциональ халәтне яхшырту, ата-аналарның үз балаларының сәламәтлеген ныгытуда кызыксынуын арттыру күзәтелә.
Билгеләп үтик, конкурсның төбәк этабы 1 июльдән 31 октябрьгә кадәр барды. Конкурста Татарстан Республикасының 20 муниципаль берәмлегеннән 65 педагог катнашты.
«Россия тәрбиячеләре» VIII Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында 8 педагог һәм җитәкче җиңүче булды. Бәйгенең икенче этабы — федераль күләмдә. Ул 1 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр уздырыла. Катнашучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев