Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга укытучыларына ноутбуклар тапшырдылар

Яңа техниканы шәһәр һәм районның төрле мәктәпләреннән ун укытучы алды.

Бүген 2нче татар гимназиясендә Алабуга педагогларына тантаналы рәвештә ноутбуклар тапшырылды.

Яңа цифрлы техниканы шәһәр һәм районның төрле мәктәпләреннән ун укытучы алды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды тарафыннан Татарстан Республикасы укытучыларын тәэмин итү өчен 400 миллион сумнан артык суммага 12 мең ноутбук сатып алынган.

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, «АКБАРСБАНК» ГАҖ Алабуга-1 офисы җитәкчесе Людмила Мусаева, АМР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Руслан Мусаев катнашында цифрлы техника тапшыру булды.

Түбәндәге укытучылар ноутбуклар алды:
— 4нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Дарья Воронко;
— 8нче мәктәпнең ОБЖ укытучысы-оештыручысы Рамил Рузмәтов;
— 9нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Динара Пьянова;
— 10нчы күппрофильле лицейның биология укытучысы Альбина Хәбибуллина;
— 1нче гимназиянең информатика укытучысы Рашат Һадиуллин;
— 1нче гимназиянең тарих укытучысы Эльмира Мурзина;
— Костенеево авыл мәктәбенең физика укытучысы Алия Фәрхуллина;
— «Адымнар-Алабуга» полилингваль-белем бирү комплексының технология укытучысы Гөлназ Томилова;
— Танайка авылы мәктәбенең технология укытучысы Андрей Шалимов;
— «Адымнар-Алабуга» полилингваль-белем бирү комплексының туган тел укытучысы Зөлфирә Данилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев