Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга урамнарын юкә һәм миләшләр бизәде

Май бәйрәмнәре алдыннан шәһәр урамнарында яңа агач үсентеләре утыртылды.

Шәһәр урамнарында яңа агач үсентеләре утыртылды.

Беренче утырту эшләре 30 апрельдә үк башланды. «Чебурашка» паркын һәм Ленин мәйданын биш метрлы юкә агачы бизәде. Ә 6 май көнне Тынычлык проспекты буйлап миләш үсентеләре утырттылар.

Агач утырту эшләре «Гуляй-парк» территориясендә, Нефтьчеләр проспектында, Төзүчеләр урамында башкарылды. Биредә 40 юкә үсентесе утыртылган. Бакый Урманче урамыннан Тынычлык проспектына кадәр Мәрҗани урамы буйлап 65 алмагач үсәчәк.

Бу язда Алабуганың үзәк урамнарында барлыгы 550 агач утыртылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев