Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга ветераннарына Җиңү көненә бүләкләр тапшырылды

Шәһәр һәм район ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына азык-төлек тупланмасы бирелде.

Бөек Җиңүнең 77 еллыгына әзерләнү кысаларында шәһәр һәм район ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына азык-төлек тупланмасы бирелде.

Мондый җыелмалар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән 117 ветеранга һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына тапшырылды. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән 3000 ветеран, тол хатын, тыл хезмәтчәннәре һәм «Сугыш чоры балалары» бүләккә ия булды.

Шулай итеп, Алабуга балалар йорты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре биредә озак еллар эшләгән 103 яшьлек Галина Шәрәфетдинованы котлап бүләк тапшырдылар. "Сугыш чоры балалары"на азык-төлек тупланмасы 38нче балалар бакчасы хезмәткәрләре тарафыннан да бирелде. Моннан тыш, бәйрәм алдыннан шәһәрнең идарәче компанияләре 4 тол хатынның һәм 10 тыл хезмәтчәненең фатирларын 500 мең сумга төзекләндерделәр.

Хәйриячеләр ярдәме белән өч ветеран өй көнкүреш техникасын яңартты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев