Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга журналистлары беренче Медиа Сабантуенда булды 

Бәйрәм Байлар Сабасында узды.

15 июль безнең татарстанлы журналистлар өчен истәлекле көн булып хәтердә калачак: эшчәнлегенең 15 еллыгына багышлап, «ТАТМЕДИА» АҖ беренче тапкыр үз хезмәткәрләрен Сабан туена чакырды. Бәйрәм Байлар Сабасында узды.

Юлга чыкканда ук күңел күтәренке иде, Байлар Сабасына җиткәндә, бу якларның табигате белән аеруча хозурландык. Безнең республика җирләре болай да матур, ләкин һәр якның үзгә бер гүзәллеге бар.

Безне журналистларның зур, оешкан команда белән килүләре сокландырды, һәр редакция — бер гаилә, диярсең. Сабан туе башында, йолага туры китереп, бүләк җыйдылар. Гармунда халкыбызның дәртле милли көйләрен уйнап, җыр-биюләр белән, түгәрәк мәйдан буенча йөргән бирнә җыючыларга һәр филиал үз бүләген тапшырды. Бәйрәм тантанасы Татарстан Флагын күтәреп, гимн башкарудан башланды.

Журналистларны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов сәламләде.
Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы ТР Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәлам җиткерде һәм:

— Комиссиябез эшли башлаганның беренче көннәреннән үк, халык күңеленә тирәнрәк керү өчен кем ни эшли икән дип, нәтиҗәле чаралар эзләдек һәм сезне таптык, — дип белдерде. — «ТАТМЕДИА» җәмгыятенә, муниципаль район дәрәҗәсендәге филиалларга аерым хөрмәтемне җиткерәсем килә, һәрчак бергә булыйк, тормышыбыз, һичшиксез, алга барыр, моның өчен республикабызның мөмкинлекләре бар.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, нәтиҗәләр турында сөйләшергә иртә. Туган телне саклау мәсьәләләре буенча текә борылыш ясарга кирәк.

Республиканың «ТАТМЕДИА» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бу чараны оештыру өчен тырышкан һәркемгә зур рәхмәтен белдерде һәм бәйрәмнән һәр кешенең истәлекле бүләк алып китүен теләде.

«ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенә караганда, журналистлар Сабан туен үткәрү фикере — җәмгыять җитәкчелегенеке.
— Һәр журналистка, һәр филиал җитәкчесенә зур рәхмәт, — диде ул.

Хәзерге вакытта «ТАТМЕДИА» хезмәткәрләренең саны 1,6 мең кешедән артып китә. Бәйрәм вакытында да эш турында онытмадылар, Марат Әхмәтов баш редакторлар белән аерым очрашты.

Төп сәхнәдә алдынгы хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары, Мактаулы грамоталар тапшырылды, алар Марат Әхмәтов, Айдар Сәлимгәрәев һәм Шамил Садыйков кулыннан бүләк алуга иреште.

Сабан туена хас уеннарга килгәндә, башта әтәч очырып, аны тоттылар. Аннары кашык белән су ташу, капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, гер күтәрү, аркан тарту һәм башка ярышларда журналистлар рәхәтләнеп көч сынашты. Элек-электән килгән милли уеннардан тыш, заманчалары да оештырылды. Безнең редакция коллективы хезмәткәрләре, мәсәлән, күпләрнең игътибарын җәлеп иткән сумо көрәшендә, ластлар киеп йөгерүдә, күмәкләп бер чаңгыга басып узышуда һәм башкаларында катнашты.

«Салават күпере» журналы хезмәткәрләре балалар өчен махсус бәйрәм программасы әзерләгән иде. Командалар арасында волейбол ярышы да, атлы җайдакларның күрсәтмә чыгышы да читтә калмады. Күк йөзендә кояш белән болыт чиратлашты, үҗәт ярышчыларны явып торган яңгыр да куркытмый, шуңа күрә уеннар туктамый дәвам итте. Милли көрәштә җиңеп, Сабан туеның төп батыры исеменә «Шәхри Казан» газетасының баш редакторы Фәрит Салихов лаек булды. Шул рәвешле, чын Сабан туе үтте.

Артистларның һәм үзешчән җырчыларның җыр-моңына күмелгән мәйданда һәркем үзен күрсәтә алды. Бу бәйрәмне оештыручыларга, тәмле ашлар белән сыйлаган Саба районы хезмәткәрләренә рәхмәт хисләре белән таралыштык. Бер-береңне күреп күңел ачу, үзеңне бердәм оешмада итеп тою — зур куаныч. Иң мөһиме: журналистларның туган телне саклауга керткән өлешен бәяләү һәм алда торган бурычларны билгеләү. Бүген эре медиакомпаниягә әверелгән «ТАТМЕДИА» АҖ карамагындагы газеталар татар, рус, чуваш һәм удмурт телендә чыга, һәм бу инде республикабызда яшәүче төрле милләт кешеләренең үз телендә газета уку мөмкинлеге барлыгын дәлилли. Укучыларны җәлеп итү юлларын һәр редакция үзе эзли, үзенчә уңышка ирешә. Халыкны борчыган мәсьәләләрне кеше күңеленә җиткерү — һәр журналистның максаты.

Белешмә:
«ТАТМЕДИА» АҖ 2007 елның 1 октябрендә ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән оештырылган. Хәзер ул 65 филиалны берләштерә.

Акционерлык җәмгыятенә 98 район, шәһәр, республика газеталары (42 газета рус телендә, 50 газета татар телендә, 5 газета — чуваш һәм 1 газета — удмурт телендә), 14 журнал, 19 телеканал, 14 радиокомпания, 79 Интернет сайты керә һәм иҗтимагый челтәрләрнең 350дән артык юнәлеше эшләп килә. Филиалларның социаль челтәрләренә язылучылар саны 3,7 миллионнан артып киткән.

Бер журнал русча («Казань»), 10 журнал татарча басыла; «Татарстан», «Идел», «Чаян» журналлары рус һәм татар телләрендә чыга. Телерадио хезмәткәрләер тапшыруларны дәүләт телләренең икесендә дә алып бара.

#татмедиа15

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев