Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада 60 фатирлы ике йорт төзелә башлады

Берсе — «Татнефть» хезмәткәрләре, икенчесе − социаль өлкә хезмәткәрләре өчен.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды Алабугада яңа йортлар төзүгә кереште. Алар Болгар урамындагы «Танайка-2» микрорайонында 2020 ел ахырында тапшырылган 105 фатирлы йорттан ерак түгел төзелә.

− Һәрберсендә 60 фатирлы җиде катлы ике йорт төзеләчәк. Берсе — «Татнефть» хезмәткәрләре өчен, икенчесе − социаль өлкә хезмәткәрләренә (табиблар, укытучылар, хокук саклау органнары) тәгаенләнгән, − дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов.
Аның сүзләренчә, йортлар яңа форматта төзелә һәм чиста ремонт белән тапшырылачак. Ел ахырына кадәр төзелеш эшләрен ахырына җиткерү, ә киләсе елда йортны файдалануга тапшыру һәм анда яшәүчеләрне урнаштыру планлаштырыла. Әлегә эшләр башлангыч этапта — беренче субайлар сугылган.

— Алабугада социаль ипотекага ихтыяҗ зур. Бүгенге көндә районда 8 меңгә якын социаль өлкә хезмәткәре яши, шуларның 230га якыны социаль ипотекага чиратта тора, — ди Ленар Нургаянов.

Социаль ипотека буенча фатир алуга социаль өлкәнең теләсә кайсы хезмәткәре чиратка баса ала, дип ассызыклады җитәкче. Моның өчен башкарма комитетның торак бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
Моннан тыш, киләсе елда яңа йортлар янында тагын бер социаль ипотека йорты төзелә башлаячак, ул 105 фатирга исәпләнгән. 

Быел Алабуга районында барлыгы 70 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу индивидуаль төзелеш кенә түгел, коммерцияле һәм социаль торак төзү дә. Әйтик, хәзер «Три медведя» бистәсеннән ерак түгел урнашкан күп функцияле торак комплекс төзелешендә эш кайный. 18 катлы йорт гомуми мәйданы 50 мең квадрат метр булган үзенчәлекле пирамидадан гыйбарәт булачак. Алабуганың 4нче микрорайонында «Адымнар» торак комплексы төзелеше дәвам итә. Хәзер планлаштырылган биш йортның беренчесе төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев