Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада «Адымнар» торак комплексының беренче йорты куллануга тапшырылды

Яңа торак комплексында шундый дүрт йорт төзергә ниятлиләр.

Атна куанычлы вакыйгалардан башланып китте — сишәмбедә алабугалы гаиләләр яңа фатир ачкычлары алды. Тантаналы төстә узган чарада катнашкан Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, ТР Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм төзүче компаниянең коммерция директоры Евгений Александров кызыл тасманы кистеләр. 

Бина заманча, уңайлы матур подъездлар белән эшләнгән, фатирлары яхшы бизәлешле, яшәргә җайлы булсынга барын да булдырганнар — Бакый Урманче урамында салынган 208 фатирлы яңа йортны шулай сыйфатларга була. «Адымнар» яңа торак комплексында шундый дүрт йорт төзергә ниятлиләр, бу 852 фатир һәм 44 мең квадрат метр мәйдан дигән сүз. Шул ук ишегалдында тагын бер күп катлы йортка нигез салынган − 279 гаилә торак шартларын яхшырта алачак.

Юрий Камалтынов мондый гүзәл йортны төзеп бетерүләре белән котлавын белдерде.

— Алабуга шундый матур йортлар, гүзәл микрорайоннар күбрәк булуга лаек, чөнки ул үсә, нәтиҗәле эшли, — диде ул һәм фатир ияләрен тәбрикләде.

Рөстәм Нуриев билгеләп үтүенчә, шәһәрдә торак төзү дәвам итәчәк, «Алабуга» МИЗы хезмәткәрләре өчен дә, һәм бу көн саен вахта белән йөрүчеләр мәсьәләсен чишәр. Рөстәм Мидхәт улы «Домкор» җәмгыятенә һәм арадаш хезмәтләргә: Алабуга Җылылык челтәрләре предприятиесенә, «Су каналы» хезмәткәрләренә һәм энергетикларга рәхмәт әйтте, алар эшне вакытында төгәлләргә булышты. Район башлыгы кулыннан төзүчеләр бүләк алды. 

Балалар һәм спорт мәйданчыклары буенча аз күләмле кайбер эшләр язын тәмамланачак. 

Бу көн фатир алучыларга гына түгел, төзүчеләр өчен дә дулкынландыргыч булды. 

— Заманча төзүчеләр буларак, без бүген дүрт шәһәрдә 50ләп йорт проектлыйбыз һәм салабыз — Алабугада, Яр Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада. Кешеләр квадрат метрлар гына сатып ала торган вакытлар үткәнен аңлыйбыз, хәзер милекчеләр матур архитектуралы, куркынычсыз ишегалдылы йортларда уңай фатирлар күрергә тели, — диде үзенең котлау сүзендә Евгений Александров.

Төзүче холдинг исеменнән, ул Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм безнең шәһәр җитәкчеләренә рәхмәт белдерде, чөнки төзелеш барышында район башлыгы Рөстәм Нуриев үзе берничә тапкыр корылманы килеп карады, йорт төзелешен тикшереп торды. 

Кучневларның күп балалы гаиләсе яңа өч бүлмәле фатирга күчәргә әзерләнә. Алар октябрьдә гаилә ипотекасын рәсмиләштергәннәр, хәзер ачкычлы булдылар. Якты һәм иркен фатирның беренче кунаклары — Юрий Камалтынов һәм Рөстәм Нуриев бәләкәчләргә бүләкләр белән килгән.

— Йорт бик матур, үзенә тартып тора. Яңа районда бары да якын, уңайлы, улыбыз биредә укый, тиздән кечкенәләребезне дә шушындагы балалар бакчасына күчерергә җыенабыз, — дип, планнары белән уртаклашты әниләре Альбина Илгиз кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев