Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада «Ак чәчәк» акциясе кысаларында Мусиннар гаиләсенә ярдәм күрсәтелә

Шәһәр хакимиятендә ярминкә оештырылды.

Бүген шәһәр хакимиятендә хәйрия акциясе узды. Ул Мусиннар гаиләсенә ярдәм йөзеннән ярминкә формасында оештырылган иде. Теләге булган һәркем балалар ясаган кул эшләнмәләрен сатып ала алды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр төрле бизәнү әйберләре, чәчәкләр ясады.

«Бүген җыелган акчалар Мусиннар гаиләсенә биреләчәк. Апалы-сеңелле ике алабугалы ДЦП диагнозлы балалар тәрбияли. Без алар белән күптәннән хезмәттәшлек итәбез, патронаж алып барабыз. Хәзер үзенчәлекле бала өчен махсус ваннага акча җыябыз. Аның бәясе 35 мең сум тәшкил итә», — дип сөйләде Алабугада «Яшь Гвардия» штабы начальнигы Роман Епанешников. 

Акция халыкара дәрәҗәдә һәм «Ак чәчәк» хәйриячеләр ассоциациясе хәрәкәте кысаларында уза. Быел бу акциягә безнең шәһәр дә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев