Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада «Алабуга-skills» конкурсы тәмамлана

Татарстан, Башкортостан һәм Идел буеның 114 предприятиесеннән килгән 350дән артык белгеч 24 номинациядә көч сынашты.

Дүшәмбедән җомгага кадәр шәһәрдә «Алабуга-skills» III Республика конкурсы кысаларында ярышлар узды.

Татарстан, Башкортостан һәм Идел буеның 114 предприятиесеннән килгән 350дән артык белгеч 24 номинациядә көч сынашты.

«Алабуга» МИЗ предприятиеләре һәм шәһәрнең мәгариф учреждениеләре территориясендә оештырылган дүрт мәйданчыкта дүрт көн дәвамында ярыш дәрте хөкем сөрде.

Чираттагы конкурс көне алдыннан барлык катнашучылар өчен «Алабуга-Политех» белем бирү үзәге, «МТЗ-ЕлАЗ», Алабуга политехник көллиятендә танышу экскурсияләре үткәрелде.

Конкурсантлар оештыручыларга тәҗрибә уртаклашырга, аралашырга, яңа белемнәр алырга мөмкинлек биргәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

Электромонтер Айнур Мифтахов хезмәттәшләре белән Лениногорск шәһәреннән килгән.

— Һөнәри осталык конкурсларында еш катнашсак та, бу бәйгегә беренче килүебез, — дип уртаклашты Айнур. — Мондый ярышлар яңа дуслар табарга, осталыгыңны күрсәтергә бик яхшы мөмкинлек. Башка белгечләр арасында аерылып тора алуыңны исбатлау эшче өчен дә, аның җитәкчесе өчен дә мөһим: бу үз-үзеңә ышаныч өсти. Безне коллективта җиңү белән кайтыгыз, дип озаттылар. Һәм мин моны хезмәттәшләремә чын күңелдән телим. Иң яхшылар җиңсен.

Лениногорск егете Борис Бобров нефть сәнәгате предприятиеләренә хезмәт күрсәтүче оешмада электромонтер булып эшли. Ул үз һөнәрен хөрмәт итә, балачактан ук электрик булырга хыяллана.

— Мин гомерем буе электрик булып эшләргә теләдем: биналарга, төрле станокларга, тарату щитларына хезмәт күрсәтәсем килде. Минем әнием дә шул өлкәдә хезмәт куйды. Әлеге конкурста без экспертлар биргән эскизлар буенча эш схемаларын җыячакбыз. Бу бик мавыктырыч. «Алабуга-skills» һәм башка шундый конкурслар эшчеләрнең һөнәри осталыгын күрсәтү өчен, алар һөнәри дәрәҗәләрен үзләре тикшерә алсын өчен кирәк. Моннан тыш, җиңү киләчәктә карьера үсеше мөмкинлеге бирә, — дип сөйли белгеч.

Фрезер эшләре алып барыла торган мәйданчык гүләп тора, анда тимер тавышы хөкем сөрә.

— Катнашучылар программаны башыннан ахырына кадәр яза, эшкәртә. Аннары без детальләр ясауның сыйфатын тикшерәбез. Алар белмәгән сызым бирелә, катнашучылар аның өчен программа яза һәм деталь ясала. Ахырдан деталь элементларының булуы, эшкәртү сыйфаты, төгәллеге тикшерелә. Ел саен дәрәҗә яхшырак була бара. Беренче елларда нәтиҗәләр уртача дәрәҗәдә иде. Хәзер күпкә яхшырак. Кешеләр өйрәнә. Кайберәүләр инде берничә ел рәттән катнаша. Бу бик сөендерә, — дип йомгаклады «Фрезерные работы на ЧПУ» компетенциясе буенча белгеч Рамил Бигиев.

— Мин инде 10 ел «Казанькомпрессормаш» заводында ЧПУ станоклары операторы булып эшлим. Конкурста катнашу мөмкинлеге булуына бик шатмын. Яңа тәҗрибә туплый алырмын дип ышанам. Җиңүгә өметләнмим, чөнки мондагы станок мин эшләгән станоктан җитди аерылып тора. Ләкин бу яңа хисләр кичерү өчен менә дигән мөмкинлек, — диде Казан остасы Булат Садыйков.

Алабугалы Мария Чернова конкурста беренче тапкыр гына катнашмый. 

— Без «Август-Алабуга» предприятиесендә химик анализ лаборантлары булып эшлибез, анда Алабуга политехник көллиятен тәмамлаганнан соң эшли башладык. Предприятие продукциясен — пестицидларны сыйфат һәм куркынычсызлык ягыннан тикшерәбез. Безнең эш бик мөһим, игътибарлылык, җаваплылык, һөнәрне ярату һәм, әлбәттә, белем таләп итә. Хезмәттәшем белән бу бәйгедә катнашып, өченче урынны алганыбыз бар. Минемчә, ул һөнәри дәрт бирә, үсешкә этәрә. Безнең планнарда — разрядны күтәрү һәм химик-инженерга кадәр профессиональ үсеш алу, — дип уртаклашты завод-резидент хезмәткәре.

— Мин — химиклар династиясен дәвам итүче, — дип сүзгә кушылды Мариянең хезмәттәше Валерия Никитина. — Әнием бу һөнәргә күп еллар багышлады, хәзер «Аммоний» заводында эшли, эштә ниндидер катлаулы сораулар буенча без һәрвакыт киңәшләшәбез. Барлык катнашучыларга да җиңү, нәтиҗәле тәҗрибә уртаклашу һәм нык сәламәтлек телим!

Ә Чаллыдан килгән Борис Бобкичев өчен робототехника — чын сәнгать. Бу һөнәри өлкәдән ул инде күп еллар илһам алып эшли.

— Робот ясау — искиткеч һөнәр. Барлык траекторияләрне тулысынча билгеләп, бөртекләп эшләгән эштән соң робот хәрәкәтләнә башласа, тын кысылырлык дәрәҗәдә бәхет кичерәсең, — дип уртаклаша оста. Бу юнәлештә белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсен аңа «Алабуга-skills» мәйданчыгында күрсәтергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев