Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада ата-аналар мәктәптә туклану тәртибе белән танышты

Дегустация 9нчы мәктәптә узды.

Алабуганың 9нчы урта мәктәбендә, үткән җомгада, «Мәктәп укучылырының сәламәт туклануы» темасы буенча шәһәр ата-аналарының җыелышы булды. 
Анда гомуми белем учреждениеләре җитәкчеләре, АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина, «Мәктәп — балалар бакчасы» балалар туклануы буенча проект җитәкчесе Гөлнара Хәсәнова, «Танар» гаилә клиникасының баш табибы Лариса Танова, районның Җәмәгать советы рәисе Айрат Кавиев, 12нче сайлау округы депутаты Әдилә Абдуллина да катнашты. 

Җыелышны башлап, Алабуга Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева чыгыш ясады. Ул АМР мәгариф оешмаларында туклануны оештыру турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, укучылар 100 процент кайнар аш белән тәэмин ителгән. Мәктәп ашханәләренең 7сендә капиталь ремонт үткәрелгән, тагын бишесе төзекләндереләчәк. Туклануга килгәндә, мәктәптә хәзер 1-4 сыйныф укучылары өчен кайнар аш бәясе 53 сум 41 тиен, 5-11 класслар өчен — 43 сум, шушы акчага ярдәм буларак, 8 сум дәүләттән өстәп түләнә. Елена Дмитрий кызы әйтүенчә, мәктәпләрнең рәсми сайтларында туклануга кагылышлы барлык мәгълүмат та бар. 2022 елның гыйнварыннан укучыларны тукландыруга бүлеп бирелә торган акча күләме бераз артачак.

Ата-аналар комитеты мәктәпләрдә туклану тәртибен, ризыкның сыйфатын тикшереп тора. Теләгән очракта, комиссия ризыкның ничек әзерләнүе белән дә кызыксынырга мөмкин. Читтән караганда, барысы да тиешле тәртиптә кебек. Шулай да, сер түгел, мондый акчага ни дәрәҗәдә туклыклы ризык әзерләп була?

Тукландыру тәртибе
Хәзерге вакытта, безнең шәһәр мәктәпләрен ашамлыклар белән АБК «Пэймент» дип аталган ҖЧҖ тәэмин итә, графиклар үзгәргән, азыкны эшкәртү тәртибе көчәйтелгән. Гөлнара Хәсәнова әйтүенчә, белгечләр укучыларның физиологик ихтыяҗын исәпкә алып, яшелчәләрне җиләк-җимешкә караганда күбрәк бирергә кирәк дигән карашта тора. 

Укучылар өчен меню төзегәндә, 2 көн рәттән ризык төре кабатланмаска тиеш. Беренче сменада укучылар өчен иртәнге аш 10.00-11.00 сәгатьләр арасында оештырыла. Төштән соң укучылар 16.00-16.30 сәгатьтә туклана. Көн буена баланың аш кабул итү вакытлары арасы 4 сәгатьтән артмаска тиеш, ди белгечләр, һәм туклану тәртибе шуны исәпкә алып төзелә. Тагын шунысы да бар, баланың әти-әнисе үзе үрнәк күрсәтергә тиеш, балага ботка биреп, үзең икенче бер ризык ашап утыру дөрес түгел. Бүген мәктәп укучыларының 13 проценты озынайтылган көн төркеменә йөри. Балаларның кайберләре үзләре белән шоколад, ипи телеменә салынган казылык кисәге ише ашамлык алып килә. Ата-ана моның зарарлы икәнен белеп торырга тиеш. Мәктәпкә газлы сулар, чипсылар алып килергә ярамый. 

Җыелышка килгән ата-аналар тарафыннан бирелгән сорау сыер итеннән әзерләнгән ризыкка кагылышлы булды. Җаваплардан күренгәнчә, ит җирле җитештерүчеләрдән генә алына. Кимчелекләр булган очракта, алынган партияне кире җибәрергә киңәш иттеләр. 

Ашамлык бәяләре үсә, мәктәп балалары туклануына бүленгән акчалар тулы кыйммәтле ризык әзерләүгә җитәрлек түгел. Пешекчеләр ризыкларны төрләндереп тора, әмма, күпме генә тырышса да, судан май язып булмаган шикелле, укучылар өчен туклыклы аш әзерли алмый. Былтыр меню тәкъдим ителә торган булса, быел ул — мәҗбүри.

«Йокларга — бүген ятыгыз...»
Лариса Танова әйтүенчә, моннан берникадәр вакыт элек илдәге һәр дүртенчне балада I яисә II дәрәҗәдәге атеросклероз авыруы ачыкланган булган. 

— Проблемалар күп, — ди ул. — Соңгы араларда яшүсмерләр арасында еш күзәтелә башлаган гипертония шулай ук туклануга бәйле. Иң төп ризык яшелчәдән булырга тиеш, аннары — ярмалар. Аз күләмле ризыктан бала ничек үзенә җитәрлек килокалорийлар ала алсын?

Лариса Юрий кызы әйтүенә караганда, баланың интеллекты 16 яшькә кадәр формалаша. Моның өчен аңа тиешле күләмдә витаминнар һәм микроэлементларга бай ризык белән туклану кирәк. Мәсәлән, организмда йод җитешмәгәндә, калкансыман биз эшчәнлегенең бозылуы мөмкин, бу исә акыл эшчәнлеген зарарлый. Шунысын да истән чыгарырга ярамый, соңгы 30-50 ел эчендә туклыклы матдәләр чыганагы булган продуктларда витаминнар һәм минераллар микъдары кимегән. Кәбестәдә — кальций, тимер, алмаларда — тимер, С һәм А витаминнары, сыер итендә — Авитамины, тимер җитәрлек түгел икән. Иммунолог-аллерголог буларак, ул мәктәп укучыларын рациональ тукландыру буенча киңәшләрен бирде. Лариса Танова ак ипине менюдан бөтенләй алырга тәкъдим итте. Көндәлек режимны саклауның да мөһимлегенә басым ясап: «Йокларга — бүген ятыгыз, иртәгә түгел», — дип белдерде. Шулай ук исерткеч эчемлекләр һәм наркотиклар куллануның зыянына басым ясады. Ризык табигый һәм куркынычсыз, туклану режимында сыеклык дәрәҗәсе югары булырга тиеш.

Җәмәгать комиссиясе эшли

Районда мәктәп укучыларының туклануын Җәмәгать комиссиясе дә тикшергән. 

— Күптән түгел шәһәрнең 8нче мәктәбендә һәм "Адымнар"да булдык, — ди Айрат Кавиев. — Директор, ашханә хезмәткәрләре, балалар белән дә сөйләштек. Тәмле ашаталар, меню төрле. Аеруча "Адымнар«да ошады, аларда «швед өстәле» бар. Кызыклы күренде: ике төрле аш, ике төрле икенче аш, 2 төрле салат. Мөмкинлек булса, бу тәҗрибәне игътибарга алырга кирәк. Биредә заманча суыткычлар тора. Сөт ашамлыкларын көнендә китерәләр.

Айрат Кавиев әйтүенчә, алдан әйтми генә, район буенча да тикшереп йөрергә була. Җыелышта ведомствоара комиссия эше турында сөйләгәндә, һәркемнең аралашуга әзер булуын белдерделәр, чөнки мәктәп укучыларының туклануы буенча сораулар даими яңгырый. Укучы балалар гаиләдә билгеле бер ризыкка күнексә, мәктәптә пешерелгәнне ашамаска да мөмкин, яисә киресенчә дә була. Балаларыбыз организм өчен файдалы ризык ашарга гадәтләнсенгә, дөрес туклану тәрбиясе бирү мөһим. 

Ата-аналар җыелышы ахырында Лилия Ягудина Мәгариф идарәсенә, барлык хезмәттәшләренә, очрашуга килгән әти-әниләргә кыен мәсьәләләрне хәл итәр өчен вакыт табуларына рәхмәт белдерде. 

— Без каршы ике якта торучылар түгел, без — балаларыбызның дөрес туклануы яклы, — диде ул һәм барысына да сәламәтлек теләде. 
Җыелышта катнашучылар мәктәп ашханәсенә кереп укучылар өчен әзерләнгән ике атналык меню үрнәкләрен карады һәм балаларга тәкъдим ителә торган ризыклардан авыз итте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X