Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада аттестатлар һәм алтын медальләр тапшыру тантанасы үтте

Ул шәһәр мәдәният сараеның паркет залында узды.

Быел 45 чыгарылыш сыйныф укучысы укуда аерым казанышлары өчен аттестат белән бергә Россия медаленә лаек булды. Мәктәпне тәмамлап, олы тормышка аяк басулары белән аларны АМР башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов котлады.

— Бу сезнең барыгыз өчен дә дулкынландыргыч көн. Район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән сезне әлеге истәлекле вакыйга — урта белем турында аттестатлар тапшырылу белән котлыйм. Бу гади документ кына түгел, сезнең максатчанлыгыгыз һәм үҗәтлегегез өчен бүләк. Без сезнең белән горурланабыз, киләчәктә шәһәребез данын якларсыз дип ышанабыз. Сезгә уңышлар, сайланган карарыгыз төгәл һәм дөрес булсын, — дип Ленар Нургаянов чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итте.

Алабуга районында мәктәпне тәмамлау турында 339 чыгарылыш 11 сыйныф укучысы һәм 799 — 9 сыйныф укучысы аттестат алды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева да котлады.

— Бүген безнең районның алтын фонды биредә. Бердәм дәүләт имтиханын тапшырып, алар үзләренең чын медалист икәнен исбатлады. Кадерле балалар, алдыгызда олы тормышка юл ачыла. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен барысын да эшләгән мөгаллимнәргә — зур рәхмәт. Районыбызның барлык педагоглары исеменнән сезгә уңышлар телим, бар ниятләрегез тормышка ашсын, — диде ул.

КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон да чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итте:
— Бүген лаеклы рәвештә алган кызыл төстәге аттестатлар сезгә яңа җиңүләр һәм уңышлар китерер дип өметләнәм.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 45 медалистның 15е күппрофильле 10нчы лицейда укыган.
Динара Закирова, 10нчы күппрофильле лицей:
— Мин рус теле укытучысы Ирина Александровна Рыбниковага һәм биология укытучысы Резедә Рәсим кызы Салиховага бик рәхмәтле. Мин химия, биология һәм рус теленнән БДИ тапшырдым. Казан медицина институтына укырга керергә ниятлим. Бу хакта 7 сыйныфтан ук уйлаган идем.

Диана Гыйззәтуллина һәм Алинә Сорокина, 10нчы күппрофильле лицей:
— Имтиханнарга гадәти әзерлектән тыш, без онлайн-мәктәпләр аша да әзерләндек. Бу да яхшы нәтиҗәләргә йогынты ясады. Иң яраткан укытучыбыз — Әлфия Габитҗан кызы Бәхтиярова — безгә туган телне укытты. Кая укырга керүем әлегә сер булып калсын. Бала чагымнан стюардесса булырга хыялланган идем дә. Ә Алинә полицияче булырга тели.
Ирина Николаевна Мартынова, химия укытучысы, 10нчы күппрофильле лицей:
— Укучыларыбыз иң яхшы, акыллы, матур һәм лаеклылар. Ил буенча таралып, укуларын дәвам итү өчен, төрле уку йортларын сайлыйлар. Кемдер Алабугада кала.

Резедә Рәсим кызы Салихова, биология укытучысы, 10нчы күппрофильле лицей:
— Балалар чынлыкта үз медальләренә лаек. Бездә химия-биология юнәлеше, шуңа күрә чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе медицина вузларын сайлый.

Алинә Исхакова, «Университет мәктәбе»:
— Мин һәрвакыт яхшы укыдым. Мәктәптә активист идем. Алтын медаль булыр дип уйламаган идем дә. Үземне аңа лаек дип саныйм һәм горурланам. Казанга клиник психологка укырга планлаштырам. Мин сыйныф җитәкчесе, рус теле укытучысы Фаина Хәйдәр кызына, математика укытучысы Алевтина Владимировнага һәм мөдиребез — җәмгыять , җәмгыять белеме укытучысы Анна Александровнага ярдәмнәре өчен рәхмәтлемен.

— Балаларыбызга күп көч һәм белем биргән барлык укытучыларга рәхмәт. Кызым белән горурланам. Аны һөнәр сайлауда хуплыйм, чөнки эш ләззәт тә алып килергә тиеш дип саныйм, — ди чыгарылыш сыйныф укучысының әнисе Эльмира Исхакова.

Андрей Филиппов, 9нчы мәктәп:
— Мин мәктәпне тәмамлавыма бик шат. Хисләр ташый! Бер үк вакытта шатлыклы да, моңсу да. Әдәбият буенча БДИны 100 баллга тапшыруыма мин бик гаҗәпләнгән идем. Барлык укытучыларыма, шулай ук туганнарыма ярдәмнәре өчен рәхмәт. Сүз дә юк, төрле фәннәрне тапшыру кыен булды, ләкин мин үз алдыма максат куйган идем, шуңа ирештем дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X