Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада авиамодель спорты фестивале узды

«Төньяк» аэродромда инде менә өченче тапкыр Россиянең төрле почмакларыннан авиамодельчеләр җыелды.

Алабугада авиамодель спорты фестивале узды. Фестивальдә катнашучылар 3D-пилотаж буенча мастер-класс күрсәтте. Быел анда Сургуттан, Курган өлкәсеннән, Ивановодан, Түбән Новгородтан, Ульяновскидан, Ижаудан, Йошкар-Оладан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Казаннан 40 кеше катнашты.

— Без якынча ел ярым диярлек тукталып тордык. Бу урында күпләп-бүлү үзәге төзедек, аннары — пандемия, һәм бүген без яңа территория үзләштерәбез. Бу ярышлар түгел, бу — фестиваль, — дип сөйләде чараны оештыручы Василий Царев.

Берничә сәгать дәвамында авиамодельчеләр үзләренең самолет һәм вертолетлар белән идарә итү булдыклыгын күрсәтте.

Мондый самолет белән идарә итү өчен, куллар җитезлеге, шулай ук түземлек һәм корыч нервлар кирәк. Теләсә нинди штаттан тыш хәлдә самолет контрольдә калырга тиеш, ди Василий Царев.

Сургуттан (Ханты-Манси автоном округы) Олег Плешковны, һичшиксез, түзем дияргә була. Аның өчен барысы да 2012 елдан, улына радиоидарәле очкыч алып, үзе шуның белән кызыксынып киткәч башланган. Шуннан бирле бу мавыгудан башка үзен күз алдына да китерә алмый. 

— Шушындый фестивальдә 2013 елдан катнашам. Ул чакта Алабуга җирендә без ачык һавада беренче тапкыр җыелдык. Һәм ел саен бирегә киләбез. Елдан-ел даирә киңәя, яңа кешеләр, яңа йөзләр, моңа сөенми мөмкин түгел, — диде Олег Плешков.

Бүген Олег самолетларның һөнәри модельләрен мөстәкыйль җыя. Җыю гына аз, аларны компьютерга тоташтырасы, идарә итә алырлык итеп көйлисе. Аның коллекциясендә — төрле класслы өч модель.

Очкычлар белән мавыгучыларның тагын берсе, Түбән Новгородтан килгән Роман Әхмәтов, спортның һәр төре ни белән булса да кызыклы, аның белән шөгыльләнүе дә рәхәт, дип саный. Аны самолетлар 11 ел элек җәлеп иткән.

— Үз очкычымны Демон идип атыйм, Һавада ничек тиз очканын күреп тордыгыз, — дип өстәде Роман Әхмәтов. 

Авиамодельчеләр киләчәктә 3D-пилотаж буенча тулы кыйммәтле ярышлар үткәрергә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев