Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада Автомобильчеләр урамындагы йорт төзелеше тәмамланды һәм файдалануга тапшырылды

Бу йорт «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. 81 гаилә яңа фатир ачкычларын алды, аны күпләргә берничә ел көтәргә туры килде.

Өч ел ярым көткәннән соң ике бүлмәле фатир ачкычларын Черемисовлар гаиләсе дә алды. Ирле-хатынлы Черемисовлар «Татнефть» системасында эшли һәм үз торакларына күченүне түземсезлек белән көткәннәр.

− Мин бик канәгать, барысы да яхшы эшләнгән. Йорт җылы булачак дип вәгъдә иттеләр. Ниһаять, безнең үз фатирыбыз бар. Җиһазлар сатып алынган инде, ә техника үз чиратын көтә, − дип хис-тойгылары белән уртаклашты Наталья Черемисова фатир белән танышканда.
Иркен бүлмәләр хуҗаларга бик ошады. Хәзер аларның ике улы өчен аерым бүлмә булачак, анда алар барысын да үзләренчә урнаштыра алачак.

Апиковлар гаиләсе үз торагын бер ел көткән. Ирле-хатынлы Денис һәм Римма ике бала тәрбияли, бер бүлмәле фатирда аларга кысанрак булган.
− Бүген без өч бүлмәле фатир алабыз. Бу безнең хыял иде һәм фатирыбызның ачкычларын түземсезлек белән көттек, − диде алар.
Билгеләп үтик, әлеге ике подъездлы күпфатирлы йорт ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән һәм социаль ипотека программасы кысаларында гамәлгә ашырылган. Быел Татарстан шәһәрләре һәм районнарында Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына 273,6 мең квадрат метрлык 4 мең 970 фатир төзелә.

Йорттагы барлык фатирларда да эчке эшләр тулысынча башкарылган, сантехника, газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су һәм электр энергиясен исәпкә алу приборлары, җылылык көйләгечләре һәм мәгълүматны автоматик рәвештә җыю системасы белән тәэмин ителгән.
− Бу безнең халык күп яши торган микрорайоннарның берсе. Хәзер сез яңа скверда балалар белән рәхәтләнеп йөри аласыз. Сезнең өчен мәктәп тә вакытында әзер булды. Сабырлыгыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм, − дип мөрәҗәгать итте Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев яңа йортта яшәүчеләргә. 
Аның сүзләренә караганда, Алабугада күченүне көткән тагын ике йорт бар. Беренчесе Меңьеллык урамында урнашкан, әлеге йорт төзелешен ел ахырына кадәр тәмамларга ниятлиләр. Ә икенчесе — Болгар урамында. Ноябрьдә экспертиза булырга тиеш, һәм 105 фатирны социаль ипотека линиясе буенча тапшырачаклар, моннан тыш, 26 ятим балага да торак биреләчәк. Бүгенге көндә социаль ипотека буенча торак алу өчен 127 алабугалы чиратта тора.

Әйтергә кирәк, Автомобильчеләр урамындагы йортның гомуми мәйданы − 4,6 мең квадрат метр тәшкил итә. Монда 18 бер бүлмәле, 38 ике бүлмәле һәм 25 өч бүлмәле фатирлар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев