Алабуга нуры

Алабугада автостанция эшли башлады

Автобуслар Казан, Чаллы, Мамадыш, Ижевск һәм район авылларында йөриячәк.

Алабугада Чапаев урамында, 2007 елда төзелгән, әмма файдалануга тапшырылмаган зур автовокзал янында урнашкан автостанция эшли башлады.
Хәзер алабугалылар җылы, якты бинада үз рейсларын көтә алачак.

Автобуслар Казан, Чаллы, Мамадыш, Ижевск һәм район авылларында йөриячәк.

Автостанция сәгать 5.30 дан 18.30 га кадәр эшләячәк. Билетларны банк картасы белән дә сатып алырга мөмкин. 

Белешмәләр өчен телефон: 8(85557) 9-90-30.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: