Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада азык-төлек комбинаты эшләүдән туктауга карамастан, ипигә кытлык булмаячак

Комбинат 1 августтан эшләми.

Августның 1еннән Алабуга азык-төлек комбинаты үз эшчәнлеген туктатты. Хуҗасы әлеге предприятиене сатарга булган.

Шуңа да карамастан, кибет киштәләре иписез тормас дип ышандырдылар районның башкарма комитетында. Соңгы вакытта Алабугада пешкән икмәк күләме зур түгел иде, күбесенчә Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Менделеевскидан ипи күбрәк килеп торган.

− Алабуга азык-төлек комбинаты ябылуга, халыкны икмәк белән тәэмин итү мәсьәләсе барлыкка килде. Башкарма комитет Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Кукмарадан, Менделеевскидан икмәк ташуга килешүләрне яңадан теркәү үткәрде. Район кибетләрендә ипи кытлыгы юк, − райбашкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Руслан Мусаев бу хәлне шулай аңлатты.

Моннан тыш, хосусый пекарнялар икмәк пешерә, алар һәр микрорайонда диярлек бар.

Руслан Мусаев шунысын да әйтеп узды: районда ипи бәясен тикшереп торалар, ул кыйммәтләнмәячәк, чөнки икмәк — иҗтимагый әһәмияткә ия ризык.

− Әгәр эшмәкәрләребезнең ашамлык китерү буенча сораулары булса, алар Нефтьчеләр проспекты, 46 адресы буенча яисә 4-48-98 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала, логистика чылбырын һәрберсе белән аерым сөйләшербез. Безгә өч мөрәҗәгать булды, алар хәл ителде. Икмәк сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр азык-төлек белән тулысынча тәэмин ителгән, − ди Руслан Мусаев. 

Зур предприятие урынында нәрсә ачылыр, анысы әлегә билгеле түгел.

Тарихтан
1949 елга кадәр Алабуганың иске өлешендә бер пекарня эшләгән, анда икмәкнең потлы сортларын, калайлы ипи, төрле күмәч һәм камыр ризыклары пешергәннәр. Нигездә кул хезмәтеннән файдаланганнар һәм ул җиңелләрдән булмаган: онны атта ташыганнар, мичкә утын якканнар, аны баржадан шулай ук ат белән китергәннәр. Пекарняның үз кибете булган. 1948 елда пекарняны Алабуга азык-төлек комбинаты дип атый башлаганнар. Икмәк ризыклары 100, кондитер ашамлыклары 150 төрдән артып киткән. Фирмалы сәүдә маркасы куелган ашамлыклар Татарстанның бар шәһәрләрендә һәм аннан читтә дә: Башкортостан Республикасында, Удмуртиядә һәм Свердловск, Оренбург, Чиләбе өлкәләрендә, Пермь ягында сатылган. Туристлар алма повидлосы салынган сувенир прәннекләрне аеруча яратып алганнар, предприятиедә әйтүләренчә, аларны элекке Алабуга рецептлары буенча пешергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев