Алабуга нуры

Алабугада «Бабушкина забота» Бөтенроссия акциясе старт алды

Әлеге акциянең максаты — Донецк Халык Республикасына һәм Луганск Халык Республикасына җылы бәйләнгән әйберләр җыеп, аларны ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләргә һәм мохтаҗ балаларга тапшыру.

Алабугалылардан акциядә актив катнашуларын һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүләрен сорыйбыз.

Акция 2022 елның 25 августына кадәр дәвам итәчәк. Бәйләнгән әйберләрне Тынычлык проспекты, 28 адресы буенча кабул итү пунктына, Иллюзион кинотеатры, «Бердәм Россия» җәмәгать кабул итү бүлмәсенә алып килергә мөмкин.

Барлык сораулар буенча 3-48-10 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: