Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада быел Инвалидлар ункөнлеге кысаларында 400 мең сумнан артык ярдәм күрсәтелде

Әлеге суммадан 117 мең сум акча шәһәр Мәдәният йортында үткәрелгән Игелекле эшләр марафонында җыелды.

Берничә сәгать дәвамында шәһәр һәм район җитәкчеләре, предприятие хезмәткәрләре һәм битараф булмаган алабугалылар Мәдәният йортының паркет һәм мәрмәр залларында акча җыю өчен урнашкан махсус кубларга үзләре теләгән күләмдә акча салды яки уенчык, китаплар, сертификат яки техник тернәкләндерү чаралары бүләк итеп, баланың хыялын тормышка ашыра алды. 

Чарага стартны район башлыгы Рөстәм Нуриев бирде. Ул билгеләп үткәнчә, сәламәтлек ягыннан үзенчәлекләре булган кешеләр белән аралашу өчен вакытны кызганмаска кирәк. Рөстәм Мидхәт улы 12 яшьлек Виталий Аймурзинның әтисенә планшет һәм дару бирде.
— Улым ДЦПдан интегә һәм әлеге дару безгә бик мөһим. Виталий өйдә укый, шуңа күрә аңа планшет кирәк булачак, — диде ул.

Традиция буенча, бу көнне Марафонга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова да кушылды.
— Бүген Алабуга янә мәрхәмәтлек, игелекле кешеләр яшәгән территория икәнлеген күрсәтә. Моның өчен зур рәхмәт сезгә. Республикабызда сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 243 мең кеше яши, шуларның 15 меңе — балалар. Алар, нигездә, инвалидлыкны инде өлкән яшьтә алган, әмма тумыштан ук сәламәтлек белән проблемалары булучылар да аз түгел. Тормыш бу кешеләрнең сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләрен чикләгән, ләкин ул аларга яшәү, сөенү һәм якыннарына бәхет бүләк итү өчен чиксез көч биргән. ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары ел башында ук мохтаҗ гаиләләргә планшетлар белән ярдәм итү инициативасы белән чыккан иде. Без алдынгы сызыкта эшләүчеләргә — медицина һәм социаль хезмәткәрләрнең гаиләләренә игътибар бирдек. Мәдәният учреждениеләре вәкилләре дә балалар өчен бик күп эшләр башкара. Алар арасында Алабуга районында да ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүчеләр бар, — диде һәм йөрәк авыруыннан интеккән Айгөл Әхтәмҗановага планшет тапшырды.

Дарулар, медицина җиһазлары, дельфинарийга бару өчен абонемент, музыка кораллары, спорт снарядлары, велосипед, акча һәм башкалар —мөмкинлекләре чикләнгән балаларның хәйриячеләрдән алган әйберләрнең тулы исемлеге менә шундый.

Билгеләп үтик, Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Алабугада «түгәрәк өстәл» узды, анда инвалидлар проблемалары буенча фикер алышынды. Алабуга районы башлыгы шәхси сораулар буенча кабул итте. Моннан тыш, стоматология клиникаларында, чәчтарашханәләрдә, матурлык салоннарында һәм мунчаларда сәламәтлек ягыннан үзенчәлекләре булган кешеләргә ташламалы бәядән хезмәт күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев