Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада ел саен үткәрелә торган «Суперәби» бәйгесе узды

«Суперәби-2020» дигән мактаулы исемгә Наталья Саутина лаек булды.

Алабугада ел саен үткәрелә торган «Суперәби» бәйгесе узды. Конкурста алты алабугалы катнашты.
Сәхнәдә катнашучылар жюрига һәм тамашачыларга талантларын күрсәттеләр. Аларга барлыгы дүрт этап узарга туры килде.
Нәтиҗәдә, озак фикер алышулардан соң урыннар түбәндәгечә бүленде:
— «Суперәби-2020» — Наталья Саутина (Малореченский авыл клубы);
− «Иң оста әби» — Лилия Гарифуллина (Гари авыл клубы);
− «Иң талантлы әби» — Екатерина Шестакова (Покровский авыл клубы)
− «Иң сөйкемле әби» — Зинаида Җиһанурова (Иске Күклек мәдәният йорты)
− «Иң креатив әби» — Татьяна Белогубкина (Котловка авылы)
− «Иң заманча әби» — Нурания Идиятова (Алабуга).
Һәр катнашучы конкурс партнерларыннан бүләкләр алды: «Одна жена на двоих» спектакленә чакыру билеты, «Иллюзион» кинотеатрына киносеанска билет, шулай ук акчалата сертификатлар. Ә «Суперәби-2020» дигән мактаулы исемгә ия булган Наталья Саутина бүләккә телевизор һәм кубок алды.
Билгеләп үтик, Наталья Саутина узган ел «Супербабай-2019» конкурсында катнашып җиңү яулаган Эдмунд Поспеловның тормыш иптәше.
Аның әйтүенчә, алар 24 ел бергә матур итеп гомер итәләр. Әлеге матур пар 1994 елда танышкан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев