Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада эшче һөнәрләр вәкилләре ярыша

Алабугада «Һөнәре буенча иң яхшы — 2021» һөнәри осталык муниципаль конкурсы уза. 

Билгеләп үтик, быел конкурс икенче тапкыр уза. Үткәрелә торган бәйгедә компетенцияләр саны артты. Узган ел алар 15 булса, быел-26. 

Беренче конкурс биремнәрен кичә үтәделәр. Катнашучылар Алабуга политехника көллияте базасында «җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү — моторист», «җиңел автомобильләргә ремонт һәм хезмәт күрсәтү — электрик-диагност», «автомобильләргә ремонт һәм хезмәт күрсәтү — механик-ходовой», «автомобиль буяу» компетенцияләре буенча үзләренең осталыкларын тикшерделәр.

Ә бүген конкурска «С» һәм «D» категорияләрендәге йөртүчеләр кушылды. Башта алар теоретик өлешне, ә аннан соң машина йөртүне тапшырдылар. 

Конкурс киләсе атнада да дәвам итәчәк. Үз номинацияләрендә иң яхшылары 18 мартта узачак республика ведомстволары башлыклары һәм җитәкчеләре катнашында тантаналы чарага чакырылачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев