Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада эшмәкәрләр өчен зур күләмле чара узды

Аның барышында бизнесменнар билгеле бер проблемаларны хәл итә, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм алга таба эшләү өчен яңа танышлыклар булдыра алдылар.

Чара ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил командасын күчмә кабул итүдән башланды. Берьюлы берничә кеше белгечләргә үзләренең тендерларга, субсидияләүгә, грантлар алуга кагылышлы проблемалары белән килде. Әйтик, мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе форель үрчетү белән шөгыльләнә. Быел ул «Агростартап» программасында катнашып караган, әмма, кызганычка каршы, кирәкле баллар буенча узмаган.
− Минем бина эчендә су белән тәэмин итүнең ябык системасы, буа түгел. Программада тиешле күләмдә балл җыярга мөмкинлек бирми торган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр һәм авыл хуҗалыгы техникасы булу кебек шартлар бар, — дип аңлатты алабугалы һәм башка программаны тормышка ашыру мөмкинлеге юкмы, дип сорады.
Аңа «Агростартап» программасының илкүләм проект ярдәмендә тормышка ашырылуын аңлаттылар. Һәр төбәк үзләрендә күбрәк үсеш алган билгеле бер тармакны сайлый. Татарстанда балык үрчетү шулкадәр киң таралмаган булмаса да, балык үрчетү белән шөгыльләнүче берничә район бар. Безнең республикада ит-сөт продукциясенә зур игътибар бирелә. Алабуга эшмәкәренә башка тармак программаларында катнашырга тәкъдим иттеләр.
Очрашу уку-укыту блогы белән дәвам итте, анда эшмәкәрләр алга таба эшләрендә кирәк булачак белемнәр ала алдылар. Җыелучыларны район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Нургаянов сәламләде.
Чара барышында шулай ук COVID-19 пандемиясенә каршы көрәш чорында үз өлешләрен керткән 4 эшмәкәрне дә билгеләп үттеләр. Алар медицина хезмәткәрләре өчен бушлай туклану оештырганнар, битлекләр, антисептик чаралар бүлеп биргәннәр. Ә ике предприятие — «КамПолиБэг» ТК һәм «Карса» ҖЧҖ үз продукциясен чыгарганда «ТАССРның 100 еллыгы» логотибын куллану өчен сертификат алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев