Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

Ул «Чебурашка» паркында узды.

Шәһәрдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм уңаеннан «Чебурашка» паркында күңелле чара оештырылды.

Аның Альберт һәм Диләрия Хәбибуллиналарның башкаруындагы «Яратасым килә» җырыннан башлануы аеруча сөендерде.

Күңелле бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. Ул гына да түгел, юбиляр парны һәм яңа гына өйләнешкән парны бүләкләделәр. Гәлиевлар гаиләсе 50 ел бергә гомер кичергәннәр. Тигез һәм бәхетле гомер кичерүнең сере турында сорагач, алар болай дип җавап бирделәр:
— «Бер-береңне кичерә белергә кирәк», — диләр алар.

Шулай ук биредә төрле кызыклы мастер-класслар, сәүдә, уен һәм конкурсларны да күрергә мөмкин.

Сөйгән ярларыбызны яратып һәм яратылып яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев