Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада иң яхшы Раштуа мобиле сайладылар

17нче балалар бакчасы мобиле җиңүче булды.

Кичә Алабугада «Раштуа мобиле» бәйгесе узды. Конкурска барлыгы 19 заявка бирелгән булган. Быел әлеге чара безнең шәһәрдә икенче мәртәбә үткәрелде. 

Катнашучылар чана, ледянка, снегокат, снегоход һәм хәтта автомобильләрне Яңа елга багышлап бизәде. 

Катнашучыларны һәм кунакларны бәйрәмнәр белән райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина тәбрикләде. Ул барысына да сәламәтлек һәм уңышлар теләде. 

Жюри, конкурска тәкъдим ителгән барлык мобильләрне карап чыкты, ә катнашучылар үзләренең «трофейлары» белән мактанды. 

Бер генә катнашучы да игътибарсыз калмады: аларга билгеле бер номинациядә һәрберсенә бүләк бирелде. 

Бәйгедә балалар бакчаларыннан тыш, алабугалылар да катнашты. Гороховлар һәм Идиятовлар гаиләсенә аерым рәхмәт әйтелде.
Нәтиҗәдә, 17нче балалар бакчасы мобиле җиңүче дип табылды. 12нче һәм 31нче бакчалар икенче урында, өченче урында 29нчы һәм 18нче балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев