Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада яңартылган сөт кухнясы ачылды

Хәзер сөт кухнясы 4 микрорайонда урнашкан.

Бүген сөт-тарату пункты өй туен билгеләп үтте. Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надир Курамшин һәм Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров сөт кухнясы коллективын һәм ата-аналарны көтеп алынган матур вакыйга белән котлады. Бу хакта үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Балалар туып торыр, сөт кухнясы кирәк булыр дип өметләнәбез. Сөт продукциясенең сыйфаты халыкка ошый, бина планында җитешсезлекләр бар иде, хәзер алар юк. Уңышлы эшләр сезгә!» — дип теләде Надир Дамирович.

Бүген үк әти-әниләр һәм әби-бабайлар сөт продукциясе өчен Хирург Нечаев урамындагы 16а йортына килделәр.

Алабугада беренче сөт кухнясы 1976 елда ук ачылган. Бинаның таушалган хәлдә булуын исәпкә алып, пунктны күчерү турында карар кабул ителә. Бу фикерне район башлыгы Рөстәм Нуриев та хуплап чыга. Хәзер сөт тарату пункты нигездә яшь гаиләләр яшәгән яңа перспективалы районда урнашкан.
Сөт кухнясы 7 заманча суыткыч белән җиһазландырылды.

Бүгенге көндә сөт кухнясы яңа туган сабыйлардан алып 3 яшькә кадәр булган 1200 балага хезмәт күрсәтә. Беренче чиратта бу дәүләт кайгыртуына мохтаҗ булганнар (хроник авырулары булган, анемия, гәүдә авырлыгы җитмәгән, социаль якланмаган балалар).

Махсус сөт продукциясе Яшел Үзән сөт комбинатыннан сөт кухнясына аена 6 тапкыр, ягъни һәр 5 көн саен китерелә. Халыкка уңайлы булсын өчен пункт төшке ашсыз, ял һәм бәйрәм көннәрсез 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли. Һәр тәэмин итү күләме 4 тонна 673 кг тәшкил итә. Бу яңа туган һәм бер яшькә кадәр булган балалар өчен махсус смесь. Өлкәнрәк балалар эремчек, кефир һәм сөт белән тәэмин ителә.

Алабуга сөт-тарату пунктыннан продукция район авылларына да (Морт, Костенеево, Лубян, Поспелово, Хлыстово, Тарловка, Танайка, Мальцево, Колосовка, Бехтерево, Олы Качка) җибәрелә. Андагы ФАПларда эшләүче белгечләр аны ата-аналарга тарата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев