Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада иң иҗади «Форпост» отрядын сайладылар

Фестивальгә йомгак гала-концертта ясалды.

Бөтен республикадан җыелган йөздән артык форпостчы берничә көн буена «Якты утлар» («Яркие огни») дип аталган XIX үзешчән сәнгать фестивалендә булды. Быелгы тема — «Мин һәм минем кече ватаным». Казаннан, Тәтештән, Менделеевскидан, Азнакайдан, Кама Аланыннан, Әлкидән һәм Алабугадан барлыгы 9 команда катнашты.

− Бу фестиваль Алабугада моннан 19 ел элек барлыкка килде. Дүрт ел элек Казанда үткәрә башладылар. Быел яңадан бездә, − ди Алабуганың «Форпост» үзәге директоры Любовь Степанова.

Балалар үзләренең кече ватаннары турында бию, сәхнә күренешләре, җыр һәм шигырьләр аркылы сөйләде, алар шулай туган якка соклануларын белдерде. 

− Отрядыбыз белән өченче ел инде фестивальдә катнашабыз, һәм бу безнең өчен конкурс яки ярыш кына да түгел, гаилә фестивале булып тора. Бу чарага бөтен «Форпост» гаиләсе җыела, һәм көндәшлек сизелми дә, биредә мәрхәмәт һәм бәхет патшалык итә, дип саныйбыз. Бик озак һәм җентекләп әзерләндек, чөнки күпләр өчен бу ел — ахыргы, һәм киләсе елда төрле шәһәрләргә таралабыз. Без бу фестиваль белән янабыз, аны ел да көтеп алабыз. "Форпост"ка мин 12 яшьтә килдем, аннан башка нишләремне күз алдына да китерә алмыйм. "Форпост«та иң мөһиме — тәҗрибә, яңа танышулар һәм уңай кичерешләр, − ди конкурска Тәтештән килгән Ангелина Шитова.

Фестиваль берничә номинация буенча үтте: «Театр жанры», «Вокал», «Хореография» һәм «Оригиналь жанр». Чара шәһәр Мәдәният сараендагы гала-концерт белән тәмамланды, анда иң яхшы чыгышлар күрсәтелде. Иҗади отрядларны бүләкләү дә шунда булды. 

Быел шәһәребезнең 10нчы күп профильле лицееның «Форпост» отряды гран-при алуга иреште. Бу мәгариф учреждениесендә форпостчыларның өч отряды эшли, анда барысы 45 укучы йөри. 

− Чынында, шундый бүләк алуыбыз, безгә бәя бирүләре бик күңелле. Егетләр әзерләнде, тырышты, аларның һәрбере йөз процент көчен түкте. Бик җиңәселәре килгән иде, булдырдылар да, − дип укучылар өчен шатланып сөйләде лицей директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Елена Павлова.

Әйтүенә караганда, аларның форпостчылары кисәтү эшләре алып бара, тәртип бозучылар белән әңгәмәләр кора, чөнки алар яшьтәшләрен яхшырак аңлый. Соңрак шулай да булгалый, андыйлар үзләре «Форпост» сафына басарга теләк белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев