Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада Җиңү көне алдыннан 14 ветеран яшәгән фатир ремонтланды

Ремонт подрядчы оешмаларының хәйрия акчалары хисабына үткәрелде.

Алабуга районында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары яшәгән 14 фатир ремонтланды.

Ремонт подрядчы оешмаларының хәйрия акчалары хисабына үткәрелде. Бу хакта АМР башкарма комитетында хәбәр иттеләр.

Фатирларда башкарылачак эшләр исемлеге пенсионерларның үзләре яки туганнарның гаризалары буенча билгеләнгән. Эш ветераннар Советы һәм социаль яклау органнары белән килештерелә. Белгечләр әйтүенчә, ветераннар күбесенчә косметик ремонт үткәрүне: обойлар ябыштыру, ишекләрне, тәрәзәләрне ремонтлау, плитканы яңарту яки линолеум җәю, ваннаны яки краннарны алыштыруны сораган.

Ремонтның сыйфатыннан өлкәннәрнең барысы да канәгать калган.

— Әниебезгә 94 яшь, ул инде берничә дистә ел безнең белән бергә яши. Без аның өчен зал бүлмәсендә обойларны яңартуны үтендек. Актив, җитез кызлар килеп, 3 көн эчендә эшне бетереп тә куйдылар, — ди Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Александра Тихоновна Крюкованың килене Ирина.

— Кызлар булдырды, рәхмәт аларга. Барысын да чиста, пөхтә эшләделәр. Мин бик канәгать, — дип уртаклаша Александра Тихоновна үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев