Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада «Йөзүгә күмәк өйрәтү» проектының икенче агымын ябу тантанасы булды

Ул «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында үтте.

Алабуганың «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында «Йөзүгә күмәк өйрәтү» проектының икенче агымын ябу тантанасы булды.

9 нчы мәктәпнең икенче сыйныф укучысы Лера Маслова, күмәк дәресләр башланганчы, бөтенләй йөзә белмәгән. Ләкин тәҗрибәле тренерлар белән даими шөгыльләнү нәтиҗәсендә, Лера һәм башка укучылар бу көнне суда тизлеккә ярыша алды. Алты кешедән торган команда ярышында Лера беренче урынны яулады. 

— Җиңүемә үзем дә ышана алмыйм! Мин барысыннан да тизрәк йөздем! Мин хәзер йөзә беләм! — дип хисләре белән уртаклашты икенче сыйныфта укучы кыз.

Лера алга таба да су спорты белән шөгыльләнүне дәвам итәргә планлаштыра. Ә бу — «Йөзүгә күмәк өйрәтү» проектының иң яхшы нәтиҗәсе.
Россиянең атказанган тренеры, Алабуга һәм Алабуга районы йөзү федерациясе башкарма директоры Сергей Бородин хәбәр иткәнчә, быел проект шәһәр һәм район мәктәпләрендә белем алучы меңгә якын икенче сыйныф укучысын колачлый алган.

— 36 сәгатьлек йөзү курсын узып, балалар сәламәтлекләрен ныгытты һәм чыныкты, мөһим күнекмәгә — йөзәргә өйрәнде. Хәзер әти-әниләр җәен тыныч була ала, — диде ул.

Йөзүгә күмәк өйрәтү беткәннән соң да, балалар белән эш туктап калмый. Өйрәнүләр курсын үткән балалар арасыннан сайлап алынган өч йөзгә якын кеше спорт әзерлегенең икенче этабында катнашачак. 

— Быелның 1 декаберендә шәһәрдә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм йөзү федерациясе президенты Вадим Махеев инициативасы белән йөзү буенча «Кама» спорт мәктәбе ачылды. Без бу мәктәпкә зур өметләр баглыйбыз һәм аны зур спорт киләчәге көтә дип өметләнәбез, шуңа күрә аны яшь перспективалы кадрлар белән ныгытабыз, — дип сөйләде Сергей Бородин.

«Йөзүгә күмәк өйрәтү» («Всеобуч по плаванию») — шәһәр башлыгы Рөстәм Нуриев һәм йөзү федерациясе президенты Вадим Махеев инициативасы белән булдырылган социаль проект. Ул икенче сыйныф укучыларында кирәкле йөзү күнекмәләре булдыруга, сәламәтлекне саклауга һәм балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев