Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада ит-консерва комбинаты хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Бүләкләү тантанасы шәһәр планеркасында узды.

Алабугада шәһәр планеркасы кысаларында бүләкләү тантанасы узды. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен» Рәхмәт хаты белән «Алабуга ит-консерва комбинаты» акционерлык җәмгыятенең баш инженеры Руслан Вахитов бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен» Мактау грамотасы белән «Алабуга ит-консерва комбинаты» акционерлык җәмгыятенең колбаса цехы мастеры Люция Мотовилина һәм консерва цехының 5 разрядлы фарш ясаучысы Альбина Якупова бүләкләнде. Бүләкләрне Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев