Алабугада «IV Алабуга уникаль рәсемнәр биенналесы» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Конкурска 6 илдән 109 гариза килгән.
Алабугада «IV Алабуга уникаль рәсемнәр биенналесы» Бөтенроссия конкурсында катнашучыларның йомгаклау күргәзмәсен ачу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Конкурска 6 илдән: Белоруссия, Германия, Казахстан, Кытай, Россия һәм Черногория рәссамнарыннан 109 гариза килгән. Күргәзмә өчен алынган эшләрдән 86 авторның 95 әсәре хупланган. Алар барысы да Россия Федерациясе музей фондына кертелгән.
Конкурсның тантаналы ачылышы һәм җиңүчеләрне бүләкләү Заманча этносәнгать музеенда үтте.
Чара башында кунаклар алдында Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры урынбасары Александр Деготьков сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул барлык катнашучыларны күргәзмә ачылышы белән котлады.
— Кешедә барысы да күркәм булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, дигән сүзләр бар. Шуның кебек, безнең шәһәребез дә бар яктан килгән булырга тиеш. Алабуга үзенең архитектурасы, тарихи күренешләре, биналары, күп гасырлык тарихы белән дан тотса, аның бизәкләре дә искиткеч матур булырга тиеш — бүгенге күргәзмәдә тәкъдим ителгән уникаль эшләр кебек, — дип билгеләп үтте ул.
Чакырылган кунаклар арасында экспозицияне ачуда конкурста катнашучы рәссам, график һәм кытай рәсем сәнгате укытучысы Ольга Алексеева да булды.
— Алабугада булу мөмкинлеге өчен зур рәхмәт! Бу искиткеч шәһәр, аның матурлыгы таң калдырырлык. Шуны да билгеләп үтәсем килә, без бүген күрә алган барлык эшләр чыннан да уникаль. Бөтен хис-кичерешләремне әйтеп тә бетерерлек түгел, — дип уртаклашты Мәскәү рәссамы.
Әйтергә кирәк, йомгаклау күргәзмәсендә тәкъдим ителгән эшләр тематикасы да үзенең төрлелеге белән аерылып торды: милли бәйрәмнәр, үткән еллар хатирәләре, шәһәр һәм авыл пейзажлары, балачак дөньясы, кешеләр хакында хәтер — һәркемнең күңеленә кагылырлык нәрсәләр. Һәр эш үзенчәлекле иде.
Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко җитәкчелегендәге жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмагандыр.
Өченче урынны «РФ халык рәссамы Виталий Волович» эше белән Свердловск өлкәсеннән Иван Анцыгин алды.
— Мондый күргәзмәләрнең үтүе бик яхшы. Чараның шундый гаҗәеп шәһәрдә уздырылуы аеруча куандыра. Бер урында шулкадәр күп музейлар күргәнем юк иде, искитмәле! Күргәзмәгә килгәндә, монда чыннан да уникаль рәсемнәр тәкъдим ителүе ошады. Мондый төрлелекне беркайда очратканым булмады, — дип уртаклашты ул.
Икенче урында — Казаннан Анна Федорова, «13 сум» эше белән. Кызганыч, ул бүләкләү тантанасына килә алмаган.
Беренче урынга «В домике» картинасы белән Екатеринбургтан Ирина Назарова лаек булды.
— Әлеге конкурста катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәтлемен. Без, рәссамнар өчен үз иҗатыңны күрсәтә алу бик әһәмиятле, — дип билгеләп үтте ул.
Гран-при иясе — Чиләбедән Любовь Серова, аның «Аргазинские стожки. Зима» эше иң югары бәягә лаек дип табылды.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, шуларның берсе — традицион Алабуга сувениры.
— Традиция буенча, күргәзмәдә катнашучы авторлар һәм оештыручылар татар милли баш киеме — түбәтәй ала. Бәлки, бу киләсе халык санын алуда татарлар сафларына шактый күп вәкилләр өстәр әле, — дип шаярды Александр Деготьков.
Бүләкләү тантанасыннан соң рәссамнар катнашучыларга үз эшләре турында тулырак сөйләде.
Любовь Серова сөйләвенчә, «Стожки» («Кибәннәр») сериясе аның иҗатының бер юнәлешенә әверелгән.
— Рәсемгә төшерерлек гадәти булмаган матур күренешләр эзләп, Чиләбедән һаман ераграк китә бардык һәм кечкенә генә авылга тап булдык. Шунда тезелеп киткән кибәннәргә күзем төште, — ди рәссам.
Шулай итеп, Любовь Серова аларны күп тапкырлар, төрле ел фасылларында сурәтләгән.
Фото: АДМЯның рәсми сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев