Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада коммуналь инфраструктура объектларын үзгәртеп кору буенча эш дәвам итә

Шәһәрне су белән тәэмин итү системасы 100 процентка диярлек тузган һәм күптән инде капиталь ремонтка мохтаҗ иде. Бүген бу — шәһәр өчен иң өстенлекле бурычларның берсе.

Ике ай буена федераль һәм төбәк бюджетыннан бүлеп бирелгән һәм «Алабуга» ҖТП МИЗ" АҖ чаралары хисабына шәһәрнең Таҗи Гыйззәт урамында салынган үзагымлы һәм басымлы канализация челтәрләрен алыштыру буенча төзү-монтаж эшләре башкарыла. 

Зур күләмле эшләр биредә генә алып барылмый, шулай ук ул Таҗи Гыйззәт урамы белән чиктәш булган Тынычлык проспекты һәм Төзүчеләр урамына да кагылды. Кешеләр өчен бу билгеле бер уңайсызлыклар тудыра.

Автомобильчеләр әлеге урынны әйләнеп узарга мәҗбүр, җәяүлеләргә машина юлыннан яисә пычрактан йөрергә туры килә. Дөрес, болар вакытлыча гына. 
Шәһәр киңәшмәсендә район башлыгы Рөстәм Нуриев бу эшләрнең әһәмиятен билгеләп үтте.«Безнең өчен бу мөһим һәм кирәкле эш, ул якындагы 50 елда әлеге коммуникацияләргә игътибар итмәскә мөмкинлек бирәчәк», дип билгеләп үтте ул.

«Алабуга» ҖТП Махсус икътисади зонасы" АҖнең Су белән тәэмин итү һәм суүткәрү департаменты башлыгы урынбасары Павел Ткаченко сөйләвенчә, бүгенгә Таҗи Гыйззәт урамы буенча 1 километр 800 метр озынлыкта канализация челтәре салынган, хәзерге вакытта яңа урнаштырылган торбаүткәргечне сынау бара. Ул бөтен булган очракта гына, эшне төгәлләнгән дип санарга була. Бу урамдагы эшләр тулысы белән ел ахырына төгәлләнәчәк. 

Төзүчеләр урамы, 23 йорт каршындагы урында 115 метр торба салынган, Таҗи Гыйззәт урамына чимал китерелгән, вакытлыча эшли торган җайланма корылган, КНС-7 мәйданчыгында 275 метр торба салынган.

Быел башланган эш киләсе елда да дәвам ителәчәк, 5 мең 208 метр басымлы канал челтәрен һәм шәһәрнең 2 мең 820 метр озынлыктагы үзагымлы канал челтәрен үзгәртеп корырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев