Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада күрү сәләте буенча инвалидлар арасында «Җиңү Салюты» республика фестиваленең икенче этабы узды

Алабугада үткән фестивальгә 10 шәһәрдән — Нурлат, Чистай, Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Казан, Минзәлә һәм Алабугадан 160 кеше җыелды.

«АлабугаУкупрПласт» предприятиесе клубында күрү сәләте буенча инвалидлар арасында «Җиңү Салюты» республика фестиваленең икенче этабы узды.

Алабугада үткән фестивальгә 10 шәһәрдән — Нурлат, Чистай, Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Казан, Минзәлә һәм Алабугадан 160 кеше җыелды. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга җирле бүлеге рәисе Мөнип Гасимов аңлатканча, безнең шәһәрдә фестивальнең икенче сайлап алу этабы уза, аның җиңүчеләре агымдагы ел ахырына планлаштырылган киләсе Бөтенроссия этабында катнаша алачак.

— Фестивальдә Алабуга оешмаларының өч вәкиле катнашачак. Ышанам, алар искиткеч концерт программасы күрсәтәчәк, — дип өстәде Мөнип Гасимов.
Чара республикабыз башкаласыннан килгән кунакларны сәламләү белән башланып китте.

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе директоры Идрис Хәертдинов киләсе елда Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел тулуын искәртеп узды, фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләде.

— Бүген биредә чыгыш ясаучы кайбер командалар финалга үтәр һәм аннан соң безне Мәскәүдә тәкъдим итәрләр дип өметләнәм, — диде ул.

Фестивальне Идел буе федераль округы буенча Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк оешмасы рәисе Владимир Федорин ачты.

— Бүген без кунакчыл Алабугада, иҗаттан ләззәт алып сокланырлык бу искиткеч залда. Барлык катнашучыларга да уңышлар телим, сезнең һәрберегез җиңүгә лаек, — диде Владимир Федорин.

Һәм аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел, чөнки һәр катнашучы фестивальгә җитди әзерләнгән.

— Мин монолог белән чыгыш ясаячакмын, фронтта беренче дәрәҗәдәге бурычын үтәп кенә калмыйча, сугышчыларның рухын да күтәргән шәфкать туташы монологын тәкъдим итәм. Ул тамашачыларның күңел түренә үтеп керер дип өметләнәм. Киләсе этапка узмасам да, бары тик уңай хис-кичерешләр алачакмын, чөнки бу патриотизмны күтәрүче һәм иҗатны массаларга җиткерүче зур һәм әһәмиятле чара, — дип уртаклашты алабугалы Наталья Чернышова.

— Без Казаннан килдек. Коллективыбыз «Беседушка» дип атала. Бүген «Многая Лета» һәм «Пыль седую взвила» җырларын башкарачакбыз. Сәхнәдә без беренче тапкыр гына түгел. Еш чыгыш ясыйбыз. Бүгенге чарага ныклап әзерләндек, махсус әлеге чыгышыбыз өчен яңа костюмнар тегелде. Шуңа күрә, әлбәттә, җиңүгә исәп тота алабыз дип уйлым, — диде Лилия Абдуллина.

Билгеләп үтик, «Җиңү Салюты» фестивале Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм «Бөтенроссия Хезмәт Кызыл Байрагы ордены сукырлар җәмгыяте» Бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый оешмасының 100 еллыгына багышлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев