Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада Маһинур Фәйзуллина яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды

Шулай ук йорт янындагы бакчада сирень куаклары утыртылды.

Алабугада хөрмәтле педагог, филология буенча кандидатлык диссертациясен яклаган беренче татар хатын-кызы Маһинур Фәйзуллинага истәлек тактасы ачылды.

Тумышы белән Казахстанның Атбасар шәһәреннән булган Маһинур Гайнулла кызы Фәйзуллина озак вакыт Алабуга дәүләт педагогика институтында (хәзер КФУның Алабуга институты) эшләде. Студентлар аның укыту талантына сокланып, татар әдәбиятына, бигрәк тә шигърияткә булган зур мәхәббәтен билгеләп үткән. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки ул заманның күренекле татар язучылары белән шәхсән таныш булган.

— Соңгы берничә елда, арабыздан китеп барган кешеләр истәлегенә нәрсә эшли алуыбыз турында уйлап йөрдем. Мондый чараларның берсе — мемориаль такта ачу. Ул безнең югары уку йортының традицияләрен булдырган кешеләр алдында хәтер һәм җаваплылык үзәге булып тора. Без — педагоглар һәм остазлар моны яшь буынга да җиткерергә тиеш, — диде үзенең сәламләү сүзендә КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон.

— Бүген без фәнгә зур өлеш керткән һәм берничә буын студент тәрбияләгән кеше исемен мәңгеләштерергә килдек. Маһинур Гайнулловна исеме үсеп килүче буынның хәтерендә калсын һәм беркайчан онытылмасын, безне зур эшләр башкаруга рухландырсын иде, — дип мөрәҗәгать итте килүчеләргә район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Надир Курамшин.

Маһинур Фәйзуллинага истәлек тактасы ул кайчандыр яшәгән йортка урнаштырылды. Ул институттан ерак түгел, һәм әле дә торак йорт булып тора. Хәзерге вакытта анда алабугалылар Алексей Куклин һәм Людмила Пахомова гаиләсе яши. Үзләре әйтүенчә, алар берничә ел нәкъ менә шушы йортны сатып алу турында хыялланган.

— Мин үземнең Маһинур Гайнулловнаның кызы Ария Хәбибовна белән танышуым турында сөйлисем килә. Бу 2001 елда булды, мин ул вакытта "Новая Кама"да эшли идем, ә ул әнисенең тууына йөз ел тулу уңаеннан газетага материал китерде. Мин аны матбугатка әзерләдем. 2003 елда, рәссамнар һәм шагыйрьләр арасында, мин бу йортка Рәхим Мөхәммәт улы иҗат кичәсеннән соң чакырылган идем. Апрель кояшы белән яктыртылган залга килеп кергәч, хушым китте, Ария Хәбибовна искиткеч өстәл дә әзерләгән иде ул чакта. 10 ел буе әлеге йорт турында хыялландым һәм, ниһаять, бездә аны сатып алу мөмкинлеге барлыкка килде, — дип сөйләде Людмила Евгеньевна.

Тантанада катнашкан ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов Алабуга институты коллективына мемориаль такта урнаштыру идеясен гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәребезне үстерүгә зур өлеш керткән кешеләрне онытмау бик мөһим.

Истәлекле вакыйга уңаеннан йорт янындагы бакчада сирень куаклары утыртылды, алар һәр язда шау чәчәккә күмелеп, Маһинур Фәйзуллина турында хәтерләтеп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев