Алабуга нуры

Алабугада Меңьеллык урамындагы йорт куллануга тапшырылды

Алабугада озакка сузылган төзелеш тәмамланды, алты ел чират көткән 24 гаилә фатир ачкычларын алдылар.

Алабуга районының башкарма комитеты Меңьеллык урамы, 1а адресы буенча урнашкан дүрт катлы 24 фатирлы йортны куллана башлауга рөхсәт бирде.
Фатир ачкычларын тапшыру тантанасы ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, ТРның Алданган өлешчеләргә ярдәм фондының башкарма директоры Иван Новиков катнашында үтте.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан фатирлы булу гаиләләрне тагын да куандырды. 
Биредә яшәячәк алабугалыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде һәм:
— Бу йортны без бөтен халык белән көттек дияргә дә була. Кабул итү вакытында минем янга килгән һәм йортны куллануга тапшыруларына ирешкән Вадим Седунов һәм башка актив кешеләр аркасында без бу зур мәсьәләне чиштек. Түземлек белән, безгә ышанып көтүегез өчен сезгә рәхмәтлемен. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Мансур улына, Алданган өлешчеләргә ярдәм фондының башкарма директоры Иван Александр улына, прокурор Рөстәм Мирзаһит улына ярдәмнәре һәм актив карашлары өчен олы рәхмәт белдерәсем килә. Бу катлаулы объект булды. Йортның корылышына бик зур үзгәрешләр керттек, шуңа күрә, бары да яхшы булыр, һәм сез биредә озак-озак еллар яшәрсез дип уйлыйм, — дип өстәде.
Мондый объектларга республика шактый чаралар бүлеп бирә, шуның өчен муниципалитет башлыгы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка аерым рәхмәт белдерде.
Меңьеллык урамындагы әлеге йортның тарихы һәм язмышы гади түгел. Аның төзелеп бетүен берничә ел көттеләр. Милекчеләр ниһаять фатирларына законлы хокукын алсынга, шәһәр һәм республика җитәкчелегенең катнашуы кирәк булды. 2019 ел ахырында йортны Татарстанның проблемалы объектлары реестрына керттеләр.
Соңгы елларда өлешкә кереп төзүдә катнашучыларның хокукларын тәэмин итү буенча республикада актив эш алып барыла.
— Бүгенге вакыйганы күбебез көтеп алдык. Проблемалы йортны төзеп бетерү өлешчеләргә ярдәм итә торган республика программасы кысаларында ТР өлешчеләренә ярдәм итү фонды чараларын финанслау юлы белән тормышка ашты. Йортны 2016 елда ук сала башлаганнар иде. «ЭкоДомСтрой» ҖЧҖ төзүчеләренең гамәлләре нәтиҗәсендә, 2018 елда төзелеш тукталды. 2019 ел ахырында йорт Татарстан Республикасының проблемалы йортлар реестрына кертелгәч, республика җитәкчелеге ТР өлешчеләренә ярдәм итү фонды чаралары хисабына йорт төзелешен тәмамлауны финанслау турында карар кабул итте. 2020 елның маенда килгән яңа төзүче оешма йортны төзеп бетереп, куллануга тапшырды, — диде ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.
Проблемалы йортларны файдалануга тапшыру буенча масштаблы эш 2007 елдан бирле алып барыла. Шул вакыт эчендә республиканың 15 меңнән артык кешесе күптән көткән фатир ачкычларын алуга иреште, 132 күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылды.
Иван Новиков әйтүенчә, тиешле акчалар бүлеп бирелгән, техник мәсьәләләрнең барысы да чишелгән, нәтиҗәдә, йорт тапшырылган.
Шушы елның 30 июнендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе йортның яраклыгы турында нәтиҗә чыгарды һәм 3 июльдә аны тапшырып, 7 июльдә ачкычлар бирделәр, әмма фатирларга кереп яши башлар өчен, башта анда ремонт ясарга кирәк, чөнки эчке эшләр башкарылмаган. Шунысы шатландыра, көткән еллары артта калган.
Җирле хакимиятнең генә түгел, прокуратура бусагасын иң күп таптаучы — Вадим Седунов. Ул һәм тагын берничә кеше башкарма комитетка да, Россия һәм Татарстанның Президент аппаратларына хат язып, йортны тапшыру вакытын кыскартуны таләп иттеләр.
— Куанычлы вакыйга булса да, миңа бик моңсу, көтеп, ничә еллар әрәм китте. Ремонт ясыйбыз да, күченәбез, — ди Вадимның әнисе Валентина Седунова.
— Бу көнне без алты ел көттек. Иртәрәк булыр дип уйлаган идек, шулай да барысы да яхшы килеп чыкты. Йорт үзе бик күркәм. Күптән көткән фатирыбызны алуга бик шатбыз, шуңа да бүген бездә бәйрәм, — дип сөйли Людмила Дедова.
Мария Һадиева соңгы алты елда Төньякта яшәгән. Ачкычлар алуга ул кыз-оныгы белән кайткан.
— Көткән арада хисләр күп булды. Бөтенесен кичердек. Төньякта торабыз, элегрәк күченергә теләгән идек, ләкин язмыш башкача борылды. Йорт салу кичектерелгәнгә, гаиләбезнең бөтен ниятләре алышынды. Шулай да бөтенесен ташлап, кайттык. Фатирны көтеп алганчы, минем оныгым туды. Аңа быел алты яшь тула — шушы төзелеш белән бер елгы диярлек. Оныгым 2015 елның 17 сентябрендә туды, ә 5 октябрьдә без акча керттек. Шуның кадәр көтүгә карамастан, сөенәбез инде. Әле кичә генә моннан ике мең километр арадан чыгып, бүген ачкычлы булдык. Шәһәр хакимиятенә рәхмәт! — ди Мария Анатольевна.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: