Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада миллионнарча җимерелгән язмышларны искә алдылар

30 октябрь — сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Бу тема Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары башкаруында сәнгать инсталляциясендә чагылды. Студентлар аны митинг вакытында сәяси репрессия корбаннары истәлегенә багышланган һәйкәл янында тәкъдим итте. Ул еллардагы балалар исеменнән коточкыч вакытлар, бер гаепсез сабыйларның кыска гына вакыт эчендә ятим калулары турында сөйләгәндә күзләргә яшьләр тулды.
Бу — судсыз һәм бернинди тикшерүсез атып үтерелгән миллионлаган кешене искә алу көне. Узган гасырның әлеге фаҗигале вакыйгаларын күңелләребездә саклап, буыннан-буынга тапшырырга тиешбез.
— Кызганычка каршы, илебез тарихында дан һәм горурлык кына түгел, ә киресенчә, кайгылы һәм сагышлы вакыйгалар да булган. Бүген — беркайчан да онытылмаслык даталарның берсе. Ул безнең өчен сабак булырга тиеш. Барыгызга да тынычлык һәм сәламәтлек телим! Үзегезне саклагыз! — дип җыелучыларга мөрәҗәгать итте район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина. 
Менә инде 22 ел шәһәребездә Сәяси репрессия корбаннары советы бар, анда ул куркыныч вакыйгаларның шаһитлары булган алабугалылар кергән. 
Хәзерге көндә районыбызда язмышы әлеге фаҗигале вакыйгалар белән турыдан-туры бәйләнгән 43 кеше яши.

— Репрессия корбаннары инде исән түгел, ләкин репрессияләрдән зыян күрүчеләр әле яши. Алар инде 80 яшьне узган. Аллага шөкер, ул коточкыч вакыйгалар инде артта калды. Авырлыклардан курыкмаска кирәк. Мин үзем 5 яшьтә әтисез калдым — бездән аны 1937 елда тартып алдылар; 13 яшь тә җтулмаган иде — Бөек Ватан сугышы елларында әнием вафат булды. Без авылда яшәдек, шуңа күрә мин балачактан ук колхозда эшләдем. Техника булмады, барысын да кул белән эшләдек. Күпчелек хезмәт куючылар — хатын-кызлар булды. Солдатларны да ашатырга һәм үзебезгә дә ничектер яшәргә кирәк иде, — дип үз хис-тойгылары белән уртаклашты Шәмсия Мингалимова.

Алабугада сәяси репрессия корбаннарын искә алу мемориалы 2009 елның 29 октябрендә ачылуы турында без элегрәк язган идек. Ул Россиядә беренче комплекс булды. Хәтта Мәскәүдә дә хәтер дивары 2017 елда гына барлыкка килде. Бут ташыннан ясалган биек стеналар революциягә кадәрге тоз амбарының бер өлеше булган. Монда, ерак 30-40нчы елларда, «халык дошманы» дип саналган кешеләрне атканнар. Безнең районда гына да 600гә якын кеше сәяси репрессиягә дучар булган. Алар нахакка гаепләнгәннәр, күбесе төрмә, лагерьларда һәлак булган. Бу кешеләрнең саны елдан-ел кими бара.
58нче маддә («Революциягә каршы җинаять») буенча хөкем ителгән, эзәрлекләүләргә дучар булып, бик иртә гомерләре өзелгән кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары җыелучылар мемориал диварларына чәчәкләр куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев