Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада «Милләтләр кроссы-2020» узды

Узган шимбәдә Россиядә иң зур спорт вакыйгасы — «Милләтләр кроссы» чарасы узды. Алабугада ул Танай урманында чаңгы-роллер трассасында үткәрелде.

Быел әлеге чарада 800дән артык кеше катнашты, бу узган елгы күрсәткечтән өч тапкыр диярлек кимрәк. Моның сәбәбе эпидемиологик вәзгыять белән бәйле. Авыру куркынычын киметү өчен дүрт чабыш үткәрелде: һәрберсендә — 200гә кадәр кеше. Йөгерештә катнашучылар арасында мәктәп укучылары, урта махсус һәм югары уку йортлары укучылары, җитештерү коллективлары, шәһәр предприятиесе һәм оешмалары хезмәткәрләре бар иде. Аларга 2 километр араны узарга туры килде. Кайбер катнашучылар бу араны тиз адымнар белән үтте, ә кемгәдер мондый дистанцияне йөгереп узу авыр булмады, чөнки һава торышы да спорт белән шөгыльләнүгә уңай булды.
"Мин быел "Милләтләр кроссы"нда беренче тапкыр катнаштым. Элек футбол һәм бокс белән шөгыльләндем, әмма аннары спортны вакытлыча туктатырга туры килде. Менә үз көчемне сынап карарга булдым. Дөресен әйткәндә, бу ара миңа җиңел бирелмәде, ләкин мин башкарып чыктым", — диде 9нчы санлы мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Рәмис Мостапаев.
Шулай ук ярышта 35нче санлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Энҗе Кишняева һәм Юлия Харитонова да йөгерде. Алар "Милләтләр кроссы«нда ел саен катнаша.
«Узышка мораль һәм физик яктан әзерләнәбез. Балалар белән мәйданчыкта йөгерәбез», — диделәр алар көлешеп.
Билгеләп үтик, финишта катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев