Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

9 шәһәрдән 18 җиңүче билгеләнде.

5 май көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының хәзерге заман сәнгате музеенда «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» XVII республика конкурсында «Туган йорт җылысы» темасына җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. 

Конкурста Татарстанның 24 шәһәреннән һәм торак пунктыннан 44 сәнгать мәктәбе, балалар иҗаты үзәкләре һәм студияләреннән 605 рәсем катнашты.

9 шәһәрдән 18 җиңүче билгеләнде: Яр Чаллы — 6 призер, Казан — 2 призер, Лениногорск — 2 призер, Алабуга — 2 призер, Аксубай — 2 призер, Түбән Кама — 1 призер, Нурлат — 1 призер, Яшел Үзән — 1 призер, Алексеевск — 1 призер.

Гран-при һәм 10 мең сум күләмендә премияне Казанның 1нче балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче Милана Наливкина «Әби йортында кич» рәсеме өчен алды. ТР Иҗтимагый палатасыннан дипломнар һәм махсус призлар белән Яр Чаллы шәһәренең 2 нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Виктория Жвакина һәм Алабуганың И.И. Шишкин исемендәге 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Адель Сираҗев бүләкләнде. 

Казаннан Сәфәровлар гаиләсеннән махсус призны Чаллының 1нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Анастасия Сергеева алды. Тагын 5 махсус бүләк Алабуга дәүләт музей-тыюлыгыннан тапшырылды.

Конкурс инде 17 ел рәттән оештырыла. Шушы вакыт эчендә бәйгедә Татарстаннан 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге 8000гә якын (7847) яшь рәссам катнашты.

Балалар рәсемнәре Алабуга дәүләт музей тыюлыгы фондында саклана һәм Алабуганың борынгы тарихы, риваятьләре турында фильмнар, күргәзмәләр, баннерлар, басмалар ясау өчен файдаланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев