Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада мини-футбол буенча иптәшләрчә матч булды

«Алабуга» командасы һәм Чуваш республикасыннан «Химик-АВГУСТ» көч сынашты.

Алабугада мини-футбол буенча иптәшләрчә матч булды, «Алабуга» командасы һәм Чуваш республикасыннан Вурнары шәһәр тибындагы поселок командасы «Химик-АВГУСТ» көч сынашты.

Уенчыларны һәм җанатарларны райбашкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов сәламләде.

Уенның беренче өлеше Алабуга командасына бер гол китерде. Бу уенчыларның күңелен күтәрде. Икенче тайм тамашалырак булды. Барлыгы 5 туп ыргыттылар, бөтенесе — алабугалыларныкы, шуларның берсен — үз капкаларына. Ахырда 4:1 исәбе белән җирле команда җиңде. 

Алабуга җанатарлары һәм кунаклар яхшы уенга шат калды. 

− «Химик» ка бераз гына нәтиҗәлелек җитмәде. Мин аларның оттыруына борчылмадым, чөнки уен кызыклы булды, − ди Чувашия командасының җанатары Даниил Аржанов.

Алабугалылар Дарья Петрова һәм Юлия Мыльникова уенны беренче тапкыр караулары, бик ошатканнар. Алга таба башка уеннарны да карарга ниятлиләр.

Бу көнне иң яхшы уенчылар булып Альберт Латыйпов («Алабуга») һәм Никита Александров («Химик-АВГУСТ») танылды.

Очрашу кысаларында ике команданың да вәкилләре, Алабуга районының башкарма комитеты һәм «Август-Алабуга» җитәкчелеге катнашында киңәшмә узды. Анда футбол клубын булдыру һәм үстерү тәҗрибәсе, команданы финанслау, шулай ук ике команданың алга таба үзара бәйләнеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев