Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада Мәктәп укытучыларының халыкара фестивале башланды

Алабугада Мәктәп укытучыларының халыкара фестивале старт алды. Быел ул 11нче тапкыр уза.

Чара, гадәттәгечә, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе белән башланып китте. Булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр һәм мәктәп кирәк-яракларын Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм КФУ Алабуга институты директоры Елена Мерзон, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова тапшырды.

Шуннан соң пленар сессия башланды, анда кунаклар фестивальдә катнашучыларны сәламләделәр һәм алар белән бергә мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Мәктәп укытучылары фестивале 3 көн дәвам итәчәк. Бу вакытта заманча мәгариф өлкәсендә галимнәр һәм белгечләр өчен ачык лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, фән өлкәләре буенча мастер-класслар, тренинглар узачак. 

Быел форумда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 500 дән артык укытучы катнаша, Россия һәм башка илләрдән галимнәр, педагоглар, мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрдән 100дән артык мастер-класс узачак. Беренче тапкыр онлайн катнашу мөмкинлеге дә каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев