Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада мобилизацияләнгән якташлар белән очрашу узды

Хәрбиләр өчен концерт әзерләнде, соңыннан алар район җитәкчелеге белән сөйләшә алды.

Бергә булырга һәм курыкмаска. Бу сүзләр махсус хәрби операциядә катнашучы 66 яшьлек сугышчыдан яшьрәкләргә теләк булып яңгырады.

Бүген ул — сугыш хәрәкәтләре ветераны, яшь буенча эштән киткән. «Мин —патриот, мин үз илемне, Татарстанны, Алабуганы, гаиләмне яратам һәм аларны якларга киттем», — ди хәрби хезмәткәр. Бу атнада ул район башлыгының мобилизацияләнгәннәр белән традицион очрашуында катнашты.

Хәрбиләр өчен концерт әзерләнде, соңыннан алар район җитәкчелеге белән сөйләшә алды. Рөстәм Нуриев беренче чиратта хәрбиләрнең, аларның гаиләләренең ихтыяҗлары белән кызыксынды. Искәртеп узабыз, бүген аларда җитди проблемалар юк, барлыкка килгән сораулар кураторлар яки тиешле хезмәтләр белән шунда ук хәл ителә.

Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә район Ветераннар советы да ярдәм күрсәтә. Аның вәкилләре блиндаж шәмнәре, маскировка челтәрләре, гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша.

— Без, ветераннар, мобилизацияләнгәннәр белән очрашуларда даими катнашабыз, моннан тыш, аларны үз яныбызга чакырабыз, шәхсән аралашабыз. Егетләр бүген бөтенләй башка, аларның чын сугышчылар булуы һәм үз бурычларын үтәргә әзер торулары сизелеп тора, − ди Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов.

Сугышчыларның кәефләре, чыннан да, сугышчан.

— Безнең егетләр — молодцы, алар бары тик алга бара, туктамыйлар, дошманның шанслары бик аз, − ди Зоркий позывнойлы көрәшче.

Очрашуда Алабуга шәһәр прокуроры Рөстәм Шәрәфетдинов һәм аның өлкән ярдәмчесе Иван Пензин да катнашты.

— Алабуга шәһәр прокуратурасы тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның хокукларын үтәү тикшерелде, аның барышында гражданнарның 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү белән тәэмин ителүе ачыкланды, моннан тыш, гаиләләргә шәһәр һәм район буенча бушлай йөрү өчен транспорт карталары, шулай ук спорт объектларына, кинотеатрга һәм уен бүлмәсенә бару өчен абонементлар бирелде. Моннан тыш, гаиләләр муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларны карау өчен түләнә торган ата-аналар түләвеннән азат ителгән, балалар мәктәпләрдә кайнар ризык белән тәэмин ителгән, — дип билгеләп үтте Иван Пензин.

Фото: АМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев