Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада «Мәрхәмәтле прокат» эшен дәвам итә

Аның ярдәмендә мохтаҗ һәм авыр тормыш шартларына дучар булганнар түләүсез ярдәм ала алалар.

Ул эшләгән дәвердә аның хезмәтеннән 300дән артык алабугалы файдаланган.

Аның ярдәмендә инвалидлар, «үзенчәлекле» балалар һәм техник тернәкләндерү чараларына мохтаҗ һәм авыр тормыш шартларына дучар булган аз хәрәкәтләнүче гражданнар түләүсез ярдәм ала алалар.


Күптән түгел генә бу мөмкинчелектән алабугалы хезмәт ветераны Фагыйлә Хисмәтуллина файдаланды. Ул ванна һәм ходунок өчен табурет сораган. Хәзер аның күбрәк хәрәкәтләнә алачагы бик сөендерә.

— Бервакыт миңа танышым мөрәҗәгать итте, аның әтисенә култык таяклары кирәк иде. Шулай итеп, реабилитацияләүнең техник чараларын прокатка алу идеясе туды. Башта безнең ассортиментта кул таягы, култык таяклары һәм бер коляска бар иде. Хәзер бездә техник чаралар җитәрлек, әмма кайбер әйбер төрләрен киңәйтергә теләр идек. Мәсәлән, безгә махсус матраслар, карават өстәле, ванна өчен утыргычлар кирәк. Бер урында тормыйбыз, мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзлибез, кирәк-яракны сатып алу өчен грантларда катнашабыз. Күптән түгел ТР Икътисад министрлыгыннан грант оттык. Хәйриячеләр ярдәменә шат булачакбыз, — ди Татарстан Республикасы буенча «Закал» инвалидлар төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Рөстәм Латыйпов.

Исегезгә төшерәбез, прокатның эш вакыты үзгәрмәде: шимбә һәм якшәмбедән кала көн саен иртәнге сәгать 9.00дән көндезге 12.00 гә кадәр, Алабуга шәһәре, Төзүчеләр урамы, 27 нче йорт адресы буенча. Телефоннар: 8 (85557) 3-34-70, 8-917-938-24-57. E-mail: zakal-po-rt@mail.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев