Алабугада Наилә Низамованың «Һөнәр һәм тормыш мәктәбе» китабын тәкъдим итү кичәсе узды
Чара «Кама» уку театрында үтте.
Узган җомгада Алабуганың «Кама» уку театрында истәлекле вакыйга —Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны, Алабуга мәдәният-сәнгать көллияте мөгаллимәсе Наилә Биҗан кызы Низамованың «Һөнәр һәм тормыш мәктәбе» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Зал тутырып килгән тамашачылар искиткеч якты, матур чарада күңелгә рәхәтлек, җанга ризык алып китә алды дип, ышанып әйтә алам.
Остазларын хөрмәтләп, мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм укытучылары гаҗәеп матур кичә оештырган иде. Наилә апа китабының сәхифәләрен күзәтү музыкаль номерлар: җыр, мөнәҗәт, халык биюләре белән үрелеп барды. Гүзәл Хикмәтуллина башкаруында «Мәйсәрә ариясе», Зөлфия Гурьянова көйләгән мөнәҗәт һәркемнең күңел кылларын тибрәтте, «Кама таңнары» ансамбле, «Алабуга» җыр һәм бию ансамбле биюләре күтәренке бәйрәм рухы булдырды.
Чарага килүчеләрнең һәркайсы Наилә апа хезмәте белән таныш, аңа чиксез хөрмәт, ихтирам белән карый. Наилә ханым Низамова — чирек гасырдан артык гомерен студентлар укытуга багышлаган остаз, татар теленең бар матурлыгын, аһәңен күрсәтә алган нәфис сүз остасы, шәһәребездә үткән бихисап бәйрәм чараларына сценарийлар язучы. Наилә апа белән таныш булган һәркем аның әйтеп бетергесез талант иясе, чын осталарга гына хас тәвәккәллек, кыюлык, максатчанлык кебек сыйфатларны үзенә туплаган шәхес икәнлеген белә.
Кечкенәдән үк укытучы булу хыялы белән үскәнгәме, ул гомерен шушы һөнәргә багышлавы белән бәхетле, бөтен барлыгы белән бирелеп эшләве дә шуннандыр. Әле мәктәптә укыган чагында, Алабуга культура-агарту училищесында белем алган чорда да үткәрелгән барлык мәдәни чараларның үзәгендә кайный ул, төрле бәйгеләрдә актив катнаша.
Кайда гына булмасын, аңа бирелгән табигый сәләтне тиз күреп алалар. Артистка буларак, башта шәһәрдәге халык театрында, соңрак профессиональ театр — Казандагы Күчмә дәүләт (хәзер — Кәрим Тинчурин) театрында эшләп, гастрольләр белән илебезнең төрле төбәкләрендә булган кеше ул. Шулай да, күңеленә якын Алабугага кайтып төпләнә, Алабуга культура-агарту училищесында укытучылык эшенә керешә. Биредә 50 елдан артык хезмәт куя Наилә ханым. Хәзер дә, күптән лаеклы ялда булуына карамастан, дәресләр бирүен дәвам итә.
Тормышта зур дәрәҗәләргә ирешеп, мәртәбәле исемнәр алган Наилә Низамова үзенең уку йортына, Алабугага рәхмәтле.
— Мине шушы уку йорты кеше итте, тәрбияләде һәм бик югары күтәрде. Мин колач җәеп, рәхәтләнеп эшләдем, — ди ул.
Игенче хезмәте аның кырларында булса, укытучы хезмәте — укучыларында. Наилә ханым Низамованың өлге булырлык остаз икәнлеген аның шәкертләре дәлилли. Ул белем биреп, тәрбияләп, олы юлга озаткан укучылар тормышта үз урыннарын табып, эшләренең чын осталары булган һәм зур уңышларга ирешкәннәр.
Кичәгә килгән мөхтәрәм кунаклар — Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина, Татарстанның «Яңа гасыр» каналында балалар өчен оештырылган «Күчтәнәч» тапшыруының режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфинур Фатыйхова, Түбән Кама шәһәренең «Сөенеч» курчак театрын булдыручы Вәсилә Исмәгыйлева, Чаллы шәһәренең Балалар театр сәнгать мәктәбе укытучысы Ләлә Хәбибуллина — Наилә апа укучылары.
Наилә ханымның яшьләрне һөнәр серләренә төшендереп кенә калмыйча, теленә, милләтенә тугры шәхесләр итеп тәрбияләвен алар үзләре билгеләп үтә.
— Наилә Биҗановна дигәндә, күз алдына татар теле килеп баса. Татар теленең урамда үзара сөйләшкәндә куллана торган гади сөйләм теле генә түгел икәнлеген училищеның бусагасын атлап кергәч кенә аңладык. Без монда татар теленең милләт теле икәнен, илдәге 200 дән артык тел арасында унлыкка кергәнлеген, аның шундый матур, һәм бик тә кадерле икәнен биредә белдек. Моңа безне Сез, Наилә апа, өйрәттегез. Мин моны көллиятнең безгә, халыкка биргән иң зур өлеше дип кабул итәм. Бөтен укытучыларга милләтенә, халкына тугры укучылар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт әйтәсем килә, — диде үз чыгышында Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина.
Чаллы шәһәренең Балалар театр сәнгать мәктәбе укытучысы Ләлә Хәбибуллина Наилә ханым шәкерте булганлыгы белән горурлануын әйтте.
— Көллият турында сөйләгән вакытта, сезнең укытучыгыз кем, дип сорасалар, без зур горурлык белән, Наилә Биҗан кызы дип әйтәбез. Горурланмаслык та түгел, ул биргән дәресләр, ул күрсәткән юл туры булды, — диде ул.
Наилә апаның китабын тәкъдим итү кичәсенә Казан кунагы, Татар китабы йорты директоры Айдар Рәсим улы Шәйхин да килгән иде. Ул билгеләп үткәнчә, басма һәр яктан сыйфатлы итеп эшләнүе, бай эчтәлеге белән аерылып тора. Китапның шактый өлеше сценарийларга бирелгән. Анда бик күп төрле темаларга, шул исәптән Татарстанның төрле бәйрәмнәренә багышланган, сугыш тематикасын яктырткан сценарийлар да урын алган.
— Наилә апа белән таныш булуым минем өчен зур мәртәбә. Мин шуны аңладым, заманалар буталчыкланса да, киләчәк нинди генә булса да, безнең аңа бер өметебез бар — йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез бөтенләй юкка чыгып бара, телебезнең дәрәҗәсе югала дигәндә генә, аны күтәреп алучы Наилә апа һәм ул тәрбияләгән буын бар. Инде ул буынның да үз укучылары күп. Наилә ханым хезмәте безгә әле күп еллар хезмәт итәчәк. Мин сезнең алдыгызда баш иям, — диде Рәсим Шәйхин.
Аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел, чөнки «Һөнәр һәм тормыш мәктәбе» укытучылар, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр өчен генә түгел, башка бик күпләр өчен дә өстәл китабы булырлык басма.
Кичә барышында Наилә ханым Низамованың үзенә сүз бирелгәч, зал тынып калды, кичәгә килүчеләр бар игътибарын аңа юнәлтте. Ул сүзен Әнгам Атнабаевның «Кешегә нәрсә җитми?» шигыре белән башлады.
«Бу кешегә һәрчак нидер җитми.
Ак икмәге булса — кара җитми.
Шуышып йөргән чакта, аяк җитми.
Җәяү барган чакта ат җитми,
Аты булса, машинасы җитми,
Очар өчен самолеты җитми,
Күк җитми!
Бу кешегә ифрат күп җитми.
Шул кешегә, ләкин кайчагында,
Башларына кайгы төшепме,
Бинахакка гаеп күтәрепме,
Гамьсезлектән җаны өшепме,
Ап-акны да кап-карага буяп
Матурны да ямьсез күргәндә,
Якты дөнья белән бәхилләшеп
Һәлакәтен эзләп йөргәндә,
Шушы юлдан тартып алыр өчен,
Бик аз җитә —
Бер җылы сүз җанын эретерлек наз итә,
Бер җылы сүз җитә».
Һәркемнең күңеленә тигән бу юлларны, тын да алмыйча, әсәрләнеп тыңлады зал. Булса да булыр икән талант! Татарстанда, илдә генә түгел, дөньякүләм дәрәҗәдә үткән бәйгеләрдә мәйдан тотарлык чыгыш иде бу. Шушы чарага килеп, бер сәгать ярым эчендә генә дә иң югары дәрәҗәдәге сәнгатьнең бер өлеше булу бәхетенә ирешүебезне аңладык. Наилә апа сүзен дәвам итеп, барлык тамашачыларга, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
— Мин бик шат, шушы кичәгә җыелышып килүегез, минем белән бергә уртаклашуыгыз өчен! Китабымда бирелгән сценарийлар теория гына булып калмады, һәркайсын укучылар белән бергә эшләдек, теория белән практиканы бәйләдек. Аларның темалары һәрчак актуаль булып калыр дип уйлыйм. Үзем белән бергә эшләгән укытучыларга, коллегаларыма мин бик рәхмәтле, нык булыштыгыз, ярдәм иттегез. Мин сезгә зур рәхмәт әйтәм! — диде ул.
Наилә апаның күпъеллык хезмәте һәм күпкырлы эшчәнлеге, әлбәттә, тиешенчә бәяләнми калмады. Ул ТР Мәдәният министрлыгының, Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамоталары, күпкырлы хезмәте өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, аңа хезмәт ветераны һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелгән.
Моңа өстәп, нәкъ шушы чара барышында ул безнең район мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен Алабуга муниципаль районы мәдәният идарәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде, аны Алабуга мәдәният идарәсе башлыгы Диләрә Камалова тапшырды.
Наилә апа бүген дә халыкара, Рәсәй күләмендә үткәрелгән конкурс-фестивальләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннар яулый. Көллияттә һәм шәһәр күләмендә үткән чараларда актив катнаша. Аңа алдагы тормышында, эшендә уңышлар, саулык-сәламәтлек теләп калабыз, тормышның рәхәтен күреп, рәхмәтләргә төренеп, дөньяның ямен күреп яшәргә язсын!
Альбина КЕЛЬШ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев