Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада ОРВИ билгеләре булган авыруларны кабул итү үзәге эшли башлады

Кискен респиратор вируслы инфекция билгеләре булган алабугалыларны Covid-госпиталь бинасында кабул итә башладылар. 

Алабугада ОРВИ билгеләре булган авыруларны кабул итү үзәге эшли башлады. Ул бала табу йорты бинасында урнашкан. Бирегә үзәк керү ишегеннән үтәргә кирәк. Монда алабугалыларга авыруны диагностикалау буенча барлык чаралар үткәрелә, дәвалау билгеләнә, больничный кәгазе ачыла. 
Авыруларны Нефтьчеләр проспекты, 57 адресы буенча урнашкан роддом бинасында, беренче катта кабул итәләр. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинетында хәбәр иттеләр. 
Бинага үзәк керү ишегеннән үтәргә кирәк.
Хөрмәтле алабугалылар! Кискен респиратор вируслы инфекция билгеләре булган очракта ШУШЫ ҮЗӘККӘ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ КИРӘК! Шәһәр поликлиникасы һәм аның филиалларындагы участок терапевтлары ОРВИ билгеләре булган пациентларны КАБУЛ ИТМИ, дип хәбәр итәләр медиклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев