Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада “Приют человека” ачылды

Шәһәрнең 6 микрорайонында урнашкан павильонда мохтаҗларга түләүсез ярдәм күрсәтелә.

Игелек — шәхеснең югары әхлакый сыйфатларының берсе, холыкның асылы, ул кешенең уңай гамәлләр кылуга, әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итүгә битараф булмавын аңлата. Бу төшенчә сүздә генә калмыйча, эш белән дә беркетелергә тиеш. 

Газетабызның узган санында “Приют человека” дип аталган хәйрия проекты турында хәбәр иткән идек инде. 11нче апрельдә әлеге приют тантаналы рәвештә ачылды. Биредә йортсыз, кыен тормыш хәлендә калган кешеләргә бушлай кайнар ризык тараталар.

Чыннан да, Рамазан — игелекле эшләр ае! Алабуга муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Фәрит улы Нургаянов Ураза аенда бу павильонның ачылуының бик саваплы эш булуын, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү һәр кешенең дә олугъ бурычы икәнлеген әйтеп узды.

“Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” җәмгыятенең генераль директоры, ТР Иҗтимагый палата әгъзасы Азат Галимҗан улы Гайнетдинов сүзләренә караганда, республикада “Приют человека” проектын 2018 елда Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге башлап җибәрде. Бүген Казанда шундый 6 пункт булдырылган. Аларда мохтаҗларны ашату, җәмәгать мунчасы, чәчтарашханә, кием һәм кунып чыгу урыны белән тәэмин итүләр каралган. Шулай ук мондый приютлар Яр Чаллы, Минзәлә, Әгерҗе, Нурлат һәм башка шәһәрләрдә дә бар.

Әлбәттә, безнең шәһәрдә дә бу проектның эшли башлавы бик куандыра. Аның уңышлы булырына чын күңелдән ышанасы килә.

Чарага Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе, “Приют человека” проектының тукландыру буенча җитәкчесе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин да килде: “Бик рәхәт заманда яшибез, ашыйм дисәң, ризык күп. Табиблардан сорасак, элек кеше ачка үлә торган булса, бүген ул ашап үлә. Кешенең бөтен авыруы аның корсагын тыя алмаудан барлыкка килә. Шкафларбызда никадәр кием, хәтта киеп тә бетереп булмый. Кызганыч, арабызда авыррак хәлле кешеләр дә бар. Аларны онытырга ярамый.” 

Алабуга шәһәренең имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов 
әлеге приютны булдыруда, бу изге эштә бик күпләр катнашуын әйтте. Шәһәр хакимиятенә, район башлыгы Рөстәм Нуриевка, Башкарма комитетына, ярдәм иткән һәркемгә дә рәхмәтен белдерде. “Аллаһы Тәгалә кабул итсен, ярдәм итсен, хәерле сәгатьтә булсын”, — дип әйтеп узды ул.

Павильон дүшәмбедән шимбәгә сәгать 16.00дән 18:00гә кадәр эшли. Икенче майдан эш тәртибе үзгәрәчәк: ризыкны тарату сәгать 11:00дән 14:00гә кадәр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев