Алабугада реконструкциядән соң 110 кВ Кама буе подстанциясе ачылды
Элек энергообъект электр белән тәэмин итүнең заманча таләпләренә җавап бирми иде.
Ачылу тантанасында «Сетевая компания» АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм Алабуга электр челтәрләре директоры Владимир Уржумцев катнашты.
1992 елда файдалануга тапшырылган Кама буе подстанциясе күпчелек алабугалылар (45 меңнән артык кеше), 11 торак пунктта яшәүчеләр өчен электр белән тәэмин итү чыганагы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев