Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада шәһәр судының яңа рәисе

Алабуга шәһәр судында яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, Алабуга шәһәр судының элеккеге рәисе Зиннур Муллахмәтов агымдагы елның язында отставкага киткән иде.

Хәзер Алабуга шәһәр судын Жанна Низамова җитәкләячәк. Жанна Мәсгут кызы 1967 елның 28 ноябрендә Чиләбе өлкәсенең Варна районы Варна авылында туа. Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. 1985-2000 елларда Жанна Низамова милиционер, штаб инспекторы, кече тикшерүче, тикшерүче, тикшерү бүлеге башлыгы — Тукай районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшли. 2000-2003 елларда — Тукай районы җәмәгать судьясы, ә 2003-2017 елларда — Тукай район суды судьясы, аннары Чаллы шәһәр суды рәисе урынбасары, Чаллы шәһәр суды рәисе вазифаларын башкара.

Жанна Низамованы тәкъдим итеп, ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев аны тәҗрибәле һәм җаваплы җитәкче буларак билгеләп үтте.

Жанна Мәсгутовна, үз чиратында эш планнары турында сөйләгәндә, Алабуга шәһәр суды үз эшенең профессионалларыннан тора дип билгеләп үтте.

— Биредә эш җайга салынган, кайбер мәсьәләләр бар, алар өстендә эшләргә кирәк. Хезмәттәшләр белән бергә без моны хәл итәрбез дип уйлыйм, — дип өстәде суд рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев