Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада шәһәр тротуарларын яңарту буенча эш дәвам итә

Кайдадыр асфальт катламын алыштыралар, ә кайдадыр яңа җәяүлеләр өчен юллар салалар. 

Әйтик, май ахырында Тынычлык проспекты буенча тротуарның бер өлеше — Яшьләр урамыннан Үзәк базар ягына таба яңартылды. Хәзер тротуар күпкә киңрәк һәм тигезрәк. Бу эшләрне «Автотехникс» ҖЧҖ подрядчы оешмасы башкарган. Хәбәр ителүләренчә, капма-каршы яктагы тротуарларны алдагы елда ремонтлаячаклар.
Алабугалылар үзгәрешләрне уңай бәяләде, нәтиҗәдән район башлыгы Рөстәм Нуриев та канәгать. Ә менә Таҗи Гыйззәт урамында кайбер кимчелекләрне бетерергә кирәк.
«Автотехникс» ҖЧҖ директоры Юрий Окунев хәбәр иткәнчә, 2022 елда Төзүчеләр һәм Таҗи Гыйззәт урамнары киселешеннән Таҗи Гыйззәт һәм Пролетарская урамнары чатына кадәр, шулай ук Төзүчеләр урамы белән Яшел урамы киселешеннән КНС-4кә кадәр торгызу эшләрен башкару каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев