Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада Шигырь бәйрәме үтте

Ул Тукай туган көнгә багышланды.

Алабугада бу бәйрәмне быел да Тукай мәйданында, бөек шагыйребезнең һәйкәле янында билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надир Курамшин, районның Аксакаллар Шурасы рәисе Рәфыйк ага Мәхмүдов катнашты.

АМР Мәгариф идарәсе методисты Гөлшат Мәхмүтова әйтүенчә, быел Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чарага балаларны да, өлкәннәрне дә җәлеп итәргә тырышканнар. Һәм ул чыннан да чын шигырь бәйрәме булды. Аны Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы Илсур Шиһапов алып барды. Чараны көллиятнең «Шатлык нуры» ансамбле «Бәйрәм бүген» җыры белән ачып җибәрде. Шәһәр хакимиятеннән АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надир Курамшин җыелган халыкны сәламләде. 

— Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне — ул туган телебез бәйрәме. Без аны ел саен бергәләшеп каршылыйбыз, — диде Надир Дамир улы һәм яшьләргә мөрәҗәгать итеп, туган телебезне онытмаска өндәде. — Татар булуыбызны онытмыйк, татарча сөйләшик. Борынгы сүзләрне дә өйрәнеп, бар белгәнебезне киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез, — диде ул һәм һәммә кешегә исәнлек-саулык теләде. 

Мәйданда шигырьләр татарча да, русча да яңгырады. Татар теленең бөтен байлыгын, матурлыгын ачып биргән Тукай әсәрләренең безнең заманда да әһәмияте әйтеп бетергесез. Аларны сәнгатьле итеп укучы балаларга карап куандык. 1нче гимназия — Милли белем үзәге укучысы Таир Әдиәтуллин "Безнең маэмай«ны ятлап килгән. 2 нче генә сыйныфта булса да, ул аны тәэсирле сөйли. 4нче гимназия укучысы Инсаф Миннеәхмәтов «Шаян песи» шигырен артистларча укыды. Инженер-технология лицееннан Әминә Барыева «Туган авыл«ны сөйләде. Гомумән, балаларның матур сөйләме күңелләрдә өметле уйлар уятты. 

Бөтенроссия талантлар конкурсларында катнашып, Россиянең һәм Татарстанның нәни гүзәле, «Милләт горурлыгы» исемен алырга өлгергән алабугалы Миңсылу Сәләхова «Дөньяда иң матур тел» дип җырлаганда, сары сандугачтай бу кызга сокланмый калмаган кеше булмагандыр.

 

Аксакаллар Шурасы рәисе Рәфыйк ага Мәхмүдов балаларга, өлкәннәргә, бәйрәмгә килгән кешеләрнең барысына да рәхмәт әйтте.

 
— Олы бәйрәмебез — бөек Тукаебызның туган көне белән котлыйм. — диде ул бар кешене тәбрикләп. Алабугада һәйкәл ачылган көннәрне искә алды. 
— Мин үзем хәзер дә Тукай шигырьләрен рәхәтләнеп укыйм. Заманында Җаек (хәзер Уральск шәһәре) татарларның мәгърифәт үзәге булган. Минем әтием үз вакытында анда Тукай белем алган мәдрәсәдә укыган булган. Мин Уральскига барып, анда шагыйрьне аеруча хөрмәт итүләрен күреп сөенеп кайткан идем, — диде Рәфыйк ага. 

Шәһәребездәге «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе иҗатчылары да үз шигырьләрен бүләк итте. ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Гөлзадә Әхтәмова Габдулла Тукай турында:
— Якты сукмак сала бит ул һәркемнен күңеленә, — дисә, икенче шагыйрә Кадрия Наил:
— Тукай тудырган әсәрләр әле дә саклый көчен, — дип белдерде.

8нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хашия Төхбәтуллина:
«Тукай яши халык күңелендә» дип исемләнгән шигъри әсәрен бәян итте. 
Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр, Алабуга мәдәният-сәнгать көллияте укучылары чыгышлары да Тукайның туган көненә бүләк булды.

Көллият студенты Альбина Анисимова шагыйрьнең киң танылган «Театр» шигырен укыды. 1нче гимназиянен «Тамчылар» ансамбле чыгышындагыча әйтсәк:
«Тукай безнең телебездә, 
Тукай — безнең җаныбызда».

Күп конкурслар лауреаты — «Шатлык нуры» ансамбленә кушылып, Тукай мәйданында «Туган тел» җыры яңгырады. 

Шул рәвешле, быелгы апрельнең 26сы шәһәребездәге балалар бакчаларында, китапханәләрдә Габдулла Тукайның иҗатына багышланган чараларда һәм Тукай мәйданындагы Шигырь бәйрәмендә катнашучылар өчен бик истәлекле Туган тел көне булды. Тукай һәйкәленә салынган чәчәкләр алабугалыларның бөек татар шагыйренә хөрмәт билгесе булып калды.

Тормыш киртәләре арткан саен, 
Татар рухы ныгый, чыныга.
Тукай кебек милли җанлы булып,
Шигъри мәйданнарга яшьләр чыгар.
Тел бетә дип, төшермәгез күңелегезне,
Ана теле бетмәс, мәңге яшәр.
Күтәрегез кояш кебек йөзегезне,
Гасырларга телебез нурын чәчәр.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев