Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада сәнәгать җитештерүе алдынгылары слеты узачак

Чара 18 мартта 12.00 сәгатьтә башлана.

18 мартта Алабуга мәдәният сараенда сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгылары слеты узачак. Ул «Һөнәре буенча иң яхшы» муниципаль конкурсының йомгаклау чарасы буларак үткәрелә. Моннан тыш, чарада җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Тантанада республика министрлыклары һәм ведомство вәкилләре катнашачак. 

«Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы Алабугада икенче тапкыр уза. 2020 елда анда 9 номинация булган, быел аларның саны 26га кадәр арткан. Ярышлар дүрт юнәлеш буенча оештырылган: «Сәнәгать», «Транспорт һәм логистика», «Җәмәгать туклануы», «Авыл хуҗалыгы». Соңгы икесе беренче тапкыр тәкъдим ителә. 

Катнашучылар саны 3 тапкырга (39 дан 124 кешегә кадәр), колачланган предприятиеләр саны 2 тапкырга — 15 тән 34кә кадәр артты. Болар — «ЕлАЗ» җитештерү берләшмәсе АҖ, «МТЗ Татарстан Сәүдә-җитештерү компаниясе» ҖЧҖ, «Джошкуноз» ҖЧҖ, «Соллерс Форд» ҖЧҖ, политехника көллияте, Чаллы технология техникумы һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев