Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды

Социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме ел саен 8 июньдә билгеләп үтелә.

Бүгенге көндә районыбызның халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә 350 социаль хезмәткәр эшли. Алар — тирән белемле һәм югары кешелек сыйфатларына ия белгечләр.

2020 елдан алып хәзерге вакытка кадәр 30 меңнән артык кеше социаль ярдәм алды, учреждение белгечләре тарафыннан 400дән артык дистанцион дәрес үткәрелде. Бу өлкәдә эшләүчеләр һәр проблеманы күңелләренә якын алып эшли, монда коллектив һәм җитәкчеләрнең роле зур. Социаль хезмәткәрләр өлкәннәр, инвалид кешеләр, ятим балалар, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән эшли.

Кичә узган тантанада намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен социаль хезмәткәрләр Мактау грамоталары, күкрәк билгеләре белән бүләкләнде.

Шулай ук «Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәре» исеменә Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүчеләрне бүләкләү дә булды. Икенче урынны «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Алевтина Ракутина яулады. «Социаль хезмәт күрсәтүне оештыруның иң яхшы психологы» номинациясендә өченче урынны «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге психологы Гөлнара Сабитова яулады. 

РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы комитеты Мактау грамотасы белән Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Кирилл Мокшин бүләкләнде.

Чара социаль хезмәткәрләр гимны белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев